Лаеш районында Toyota белән “Ашыгыч ярдәм” машинасы бәрелешкән: шәфкать туташы һәлак булган

Бүген унберенче яртылар тирәсендә Лаеш районында Р-239 автомобиль юлында, Лаеш борылышы янындагы бензин салу станциясе тирәсендә, Toyota белән “Ашыгыч ярдәм” машинасы бәрелешкән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, “Ашыгыч ярдәм” машинасын йөртүчегә, шулай ук ана белән балага зыян килмәгән. “Toyota”дагы хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерелгән. Кызганычка, авариядә Нурлат районы үзәк хастаханәсенең шәфкать туташы һәлак булган. “Мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз”, – диелгән министрлык хәбәрендә.


Фикер өстәү