Татарстанда коллектив иммунитет 10 процентка калган

Татарстанда коронавируска каршы коллектив иммунитет 10 процентка калган. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Министр урынбасары моның төп сәбәбен халыкның коронавируска каршы вакцинаның икенче компонентын вакытында ясатмавында күрә. Прививканың беренче компонентын исә 2 миллионнан артык кеше ясаткан. «Җиңелрәк булсын өчен вакцинаның борынгы сала торган төре дә уйлап табылды. Бүген республика шушы вакцина белән тулысынча тәэмин ителгән. Аны ясату өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша яки 122 номер буенча «кайнар элемтә»гә шалтыратып язылырга кирәк», – ди Альмир Абашев.
Бүген республикада 1232 кеше коронавирустан дәвалана. Соңгы бер тәүлек эчендә республикада коронавирус йоктыруның 80 яңа очрагы теркәлгән. Белгечләр авыруның беренче билгеләре күренә башлауга ук дәвалана башларга, чирне кисәтү өчен вакцина ясартырга кирәклеген искәртә.


Фикер өстәү