Ауда әтисе улын очраклы рәвештә атып үтергән

Төмән өлкәсенең Малиново авылында бер ир-ат улы белән ауга бара. Ир урманда хәрәкәт күреп ала һәм ТОЗ-91 ау мылтыгыннан ата. Урынга килгәч, 9 яшьлек улы Диманы аңсыз таба. Бу хакта «112»Телеграм-каналы яза.

Өченче сыйныф укучысының гомерен саклап кала алмаганнар, бала табиблар килгәнче вафат булган.

Үлгән баланың әти-әнисе уңай характерлана, гаиләдә тагын 6 яшьлек малай тәрбияләнә. Тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.


Фикер өстәү