Татарстанда кызамык йоктыру очраклары арта башлаган

Татарстанда коронавирус, гриппка бәйле вазгыять тотрыклы булып кала бирә. Аның каравы соңгы арада бездә кызамык йоктыру очраклары арта башлаган. Аларның барысы да республикага читтән килеп эшләүчеләрдә ачыкланган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Саннар теленә күчсәк, ел башында республикада кызамык йоктыруның 6 очрагы теркәлгән булса, февраль – март айларнда бу сан 13кә җиткән. Шуларның 11е – республикага Таҗикстаннан, калган икесе Новосибирск һәм Төмәннән килгән кешеләрдә расланган.

– Билгеле булганча, әлеге авыру һава аша йога. Ул хәтта вентиляция юлы буенча да бик тиз таралырга сәләтле. Күпфатирлы торак йортта бер кеше кызамык йоктырган булса, ул йортта яшәгән бар кешегә дә шул чирне йоктыру куркынычы яный дигән сүз. Аннан саклану өчен, кызамыкка каршы вакцина ясатырга кирәк. Башка очракларда ул календарь буенча ясалса, авырган кеше белән контактта булучыга, яшенә карап тормастан, тиз арада ясалырга тиеш, – ди Любовь Авдонина.

Кызамык йоктыручылар саны артса да, Татарстанда коронавирус, гриппка  бәйле вазгыять тотрыклы. Узган атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ йоктыруның 13034 очрагы теркәлгән. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 8 процентка азрак. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 129 яңа очрагы теркәлгән. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 13 процентка азрак.

– Хәзер ковид, нигездә, бернинди билгеләрсез яки ОРВИ рәвешендә генә уза. Элеккечә үк «омикрон» штаммы өстенлек итә. Бүген коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен республикада барлыгы 423 ятак урын исәпләнә. Шуларның 12 проценты буш. Коронавируска каршы яңадан вакцинация узучылар санының аз булуы борчуга сала. 31 мартка алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта аны 578500 кеше генә ясаткан, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Белгечләр, коронавирус беркая китмәде, китмәячәк тә, шуңа күрә тынычланырга иртәрәк, дип кисәтә. Яңа Зеландия табиблары күптән түгел генә коронавирус белән авырып терелгәннән соң 30 көн вакыт узгач, кешедә инсульт килеп чыгу ихтималы – 1,5 тапкыр, йөрәк эшчәнлеге бозылу ихтималы – 1,7 тапкыр артуын ачыклаган.

– Шуңа күрә, бүген коронавирус чагыштырмача җиңел формада узса да, аның нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин. Ковид белән авырып терелүчеләрнең күбесе хәтер начарланудан, хәрәкәт иткәндә кыенлыклар туудан зарлана. Шуңа күрә тынычланырга иртәрәк. Ковидтан сакланырга кирәк, – ди Владимир Жаворонков.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү