Апрель үзгәрешләре: социаль пенсияләр арта, торакка субсидия алу шартларында үзгәрешләр булачак

* Социаль пенсияләр арта. Илдә барлыгы 4 миллион чамасы пенсионерга акча өстәләчәк. Пенсия күләме бу юлы 3,3 процентка үсә.

Исегезгә төшерәбез: социаль пенсия эшли алмаучыларга (инвалидлар, туендыручысын югалткан балалар һ.б.) һәм картлык буенча иминият пенсиясе хокукына ия булмаучыларга түләнелә.

* Торакка субсидия алу шартларын төбәкләр үзләре билгели башлый. Җирле хакимиятләр, аерым алганда, кешеләрнең керемендә торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымының максималь өлешен (шуннан зуррак икән, субсидия түләнелә) билгели алачак. Төбәкләрдә икътисадый хәлнең төрлечә булуы сәбәпле, шундый карарга килгәннәр. Субсидия билгеләү хокукын субъектларның үзләренә тапшыру ярдәмне нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бирәчәк. Хәзерге вакытта аны гомуми кеременең 22 процентыннан күбрәген коммуналь түләүләргә тотучылар ала.

* Микрофинанс оешмалары клиентларын яңача тикшерә башлаячак. Бу җәһәттән Россия банкы күрсәтмәсе үз көченә керә. Документта, әйтик, кешенең үзмәшгуль булып торуын билгеләү өчен, салым түләүче буларак исәптә тору турында белешмәсен күрсәтү таләп ителәчәк. Бурычка алган акчаның кире кайтарылмау куркынычын булдырмас өчен, тикшерүне шулай кырысландыралар.

* Инвалидлык билгеләүгә нигезләр арта. Россиядә инвалидлык билгеләүнең яңа тәртибе гамәлгә кертелүгә бәйле бу. Төп нигезләрнең берсе – хәрби операциядә үз теләгең белән катнашу контрактын үтәгәндә чир алу яки имгәнү. Биредә сүз мобилизация, хәрби хәл кертелү, кораллы конфликтлар, террорчылыкка каршы операцияләр чорында һәм армия көчен илдән читтә кулланганда кораллы көчләргә йөкләнгән бурычларны үтәүче ихтыярилар турында  бара.

* Түрәләр өчен һөнәри осталык дәрәҗәсе билгеләнә. Дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясенә карата таләпләр артачак. Алар үз һөнәре буенча өстәмә программалар үзләштерергә тиеш булачак. Шул ук вакытта дәүләт хезмәткәрләре өчен классификация имтиханы бетерелә. Хәзер түрәләрнең һөнәри осталыгын дәүләт хакимияте органнарының кадрлар хезмәтләре билгеләячәк. Моның өчен фән, мәгариф оешмаларын һ.б. җәлеп итү күздә тотыла.

* Иминиятчеләргә кешеләрне төп мәгълүматлар белән таныштыру йөкләнә. 1 апрельдән иминиятчеләр үз теләге белән иминият килешүе төзергә ниятләүчеләрне иминиятләштерү шартлары турында төп мәгълүматлардан торган документ белән таныштырачак. Аның күләме А4 форматындагы өч кәгазь битеннән дә озын булмаска тиеш.

* Чит илләрнең интернет-кибетләреннән товарлар тизрәк кайтарыла башлаячак. Бонд складларыннан файдалану буенча эксперимент башлануга бәйле бу. Сатучылар чит илдән кайтарылган товарны шундый складларда саклау мөмкинлеге алачак. Ягъни сатылганчы, товарга таможня пошлинасы һәм салым түләнми. Бу исә сатып алучыга аны тизрәк китереп җиткерү, сатылмаганын тизрәк кире озату мөмкинлеге бирәчәк.

* Банклар кәгазь акчаларны җентекләбрәк тикшерә башлаячак. Банк кассирларына өслегендәге сурәтенең ачыклыгы 6 процентка  (моңа кадәр 8 процент булган) һәм күбрәк кимегән кәгазь, шулай ук тимер акчаларны клиентларга бирү тыелачак.

* Евразия икътисадый берлеге (ЕАЭС: Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан керә) карары нигезендә, шәхси файдалану максатындагы кайбер товарларны таможня пошлинасын һәм салым түләмичә генә азрак кертергә туры киләчәк. Элек 1000 евролык товарны шулай кертергә мөмкин булса, хәзер 200 еврога гына калдырылган.

 

 


Фикер өстәү