Любовь Авдонина: Шифаханәләр эшләми дигән сүз дөреслеккә туры килми

Республикада узган тәүлектә  коронавирус белән авырунын 41 очрагы теркәлгән. Кагыйдәләрне бозу буенча 196 беркетмә төзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе житәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында хәбәр итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада хәлнен тотрыклы булуын әйтте. Әмма бу әле табибларга эш кимеде дигән сүз түгел. Тын юлларына салкын тиеп авырыйлар.

Белгечләр белдергәнчә, алдагы этапта 800 метрга кадәрге мәйдандагы сәүдә үзәкләре, лагерьлар ачылу көтелә.

— Лагерьлар һәрвакыт безнең күзәтү астында булды. Буген Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы лагерьларга бару графигын төзи. Яңа шартларда ял иткәндә дә таләпләрнең үтәлешен тикшереп торачакбыз, — диде Авдонина.

Шифаханәләр эшләми дигән сүз дөреслеккә туры килми. Бүген яңа шартларда 9 шифаханәдә ял итәләр. 4 ай эшләмәгән ял йортларына эшкә керешеп китү өчен вакыт кирәк.

Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү участокларын да тикшергәннәр. Любовь Авдонина үзе дә тавыш биреп кайткан. “Битлек- перчатка режимы, билгеле аралык саклана, һәр тавыш бирүчегә каләм бирелә,” — диде ул.

Матбугат очрашуында журналистлар, Чаллыда авыручылар нигә күп, кайсы оешмалар коронавирус белән чирләүчеләр буенча лидер, дип тә кызыксынды.

— Бу хакта авыручыларнын башкаларга сиздерәсе килмәскә дә мөмкин. Бу — шәхси мәгьлүматларны читкә тарату була. Шуна күрә бу хакта әйту дөрес булмас, — диде Любовь Авдонина.

  • Сан

Коронавирус белән авыручылар — барлыгы 4472. Узган тәүлектә 5859 кеше тест узган.
Барлыгы 1048 кеше табиб күзәтүе астында кала.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү