«Икенче дулкын»ны үзебез якынайтмабызмы?

Татарстан коронавируслы вазгыятьтә яшәвен дәвам итә. Яңа көн алып килгән хәбәрләрне журналистлар белән очрашуда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.

Коронавирус инфекциясе таралу алган көннән башлап, әлеге чирне республикада барлыгы 5723 кеше йоктырган. Узган тәүлектә 29 яңа очрак расланган. Терелүчеләр – өчәү. Хастаханәләрдә хәзерге вакытта 523 кеше дәвалана. 37 кеше ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппаратына тоташтырылган.

Санитар-эпидемиологик вазгыять тотрыклы саналган илләргә ял итәргә чыгу мөмкин булды. Әмма, белгечләр искәрткәнчә, читтән Татарстанга кайтучылар коронавирус инфекциясенә тест-тикшерү узарга тиеш.

Чикләүләрнең күбесе алынса да, Любовь Авдонина әлегә ачылырга рөхсәт алмаган җәмәгать урыннарын искә төшерде.

– Әлегә чикләү чаралары барлык күңел ачу, кальян тарту урыннарына, бина эчендәге кинотеатрларга кагыла. Ябык бинада банкет үткәрү дә рөхсәт ителми, бары тик терраса, верандада 50 кешедән артмаган мәҗлесләр оештырырга ярый. Сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар эшли, – диде ул.

Яңа уку елы башланырга да күп калмады. Балалар мәктәпкә йөреп белем алырмы?

– Барлык мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә һәм санитар-эпидемиологик вазгыятькә карап хәл ителә. Әлегә Татарстанда уку елын вакытында башларга ният бар. Республикада вазгыять тотрыклы. Авыруның атналык үсеш темпы – 0,6, көнлек үсеш темпы 0,5 процентны тәшкил итә. Вазгыять әлегә 1 сентябрьдә укуны башларга мөмкинлек бирә, – диде Любовь Авдонина. Белем йортлары укучылары өчен элеккечә ишекләрен ачса, биредә мәҗбүри санитар таләпләр гамәлгә керәчәк.

– Мәктәпләрдә дозаторлы антисептик, сыйныф бүлмәләрендә бактерицид нурландыргычлар (облучатель), термометрия уздыру мөмкинлеге булырга тиеш. Әле әзерләнер өчен вакыт бар, – диде ул.

Медицина хезмәткәрләренең шактый киеренке халәттә һәм тыгыз режимда эшләве һәркемгә дә мәгълүм. Авыручыларның саны тотрыклы һәм бераз булса да кимүе аларның хезмәт көненә үзгәреш керткән. Альмир Абашев әйтүенчә, кайбер табиблар инде көтеп алган ялга чыга алган. Тиздән күп кенә хастаханәләрне планлы эш режимына күчерү дә күздә тотыла.

Шушы көннәрдә «Александр Суворов» теплоходында 9 кешедә коронавирус табылганы билгеле булды. Барлык пассажирларны, шул исәптән Татарстан туристларын да, тору урыннарына кире кайтардылар. 4 кеше үзизоляция шартларында өйдә, медицина күзәтүе астында кала. Алар COVID-19 диагнозы расланган кешеләр белән аралашкан булуы ихтимал.

Авыруның «икенче дулкыны»н көтәргәме? Чирләүчеләр саны кайчан кимер? Любовь Авдонина «икенче дулкын» булу-булмавы да, авыручылар саны да бары тик профилактик чараларны ни дәрәҗәдә үтәвебезгә бәйле булуын кабат искәртте. Ягъни барысы да үзебездән тора.

– Берничә көн элек троллейбуска утырып кайттым. 28 кешедән бер мин битлек-пирчәткәдән идем. Дүрт кешенең битлеге ияк тирәсендә генә эленеп тора иде. Троллейбуста ике кеше йөткергәләде дә әле. Калганнар – әнә шул «икенче дулкын»ны көтүчеләр, күрәсең, – диде ул. – Саклык, профилактика чаралары әле гамәлдән чыкмады. Битлек, пирчәткә кию дә, дистанция саклау, кулларны юып тору, антисептик куллану – болар мәҗбүри кала.

Сүз уңаеннан, Россия Дәүләт Думасы депутаты, табиб Борис Менделевич битлек-пирчәткә кию режимын үтәмәгән кешеләрне җаваплылыкка тартуны катгыйландырырга кирәк дигән фикердә. Аныңча, коронавирус әле һаман да куркыныч һәм юкка чыгарга ашыкмый. Бу хакта ул «Известия» басмасына белдергән.

– Берничә ай үзизоляциядә утырганнан соң, кешеләр җиңел сулыш алды һәм ял итәргә китте. Әмма вирус беркая да китмәде әле. Мәскәүдә кибетләргә битлек-пирчәткәсез кергәннәргә штраф сала башладылар. Моны дөрес дип саныйм. Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен җаваплылыкны катгыйландырырга кирәк, – дигән ул. Менделевич халык тарафыннан кагыйдәләрне үтәмәүне хакимияттән контроль җитмәү нәтиҗәсе дип саный.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү