6 майда Россия Президенты Владимир Путин яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять аркасында кертелгән чикләүләрне йомшарту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Чикләүләрнең “йомшаруын” кайчан көтәсе? Төбәк башлыкларына, министрларга нәрсә кушылды? Киңәшмәдә яңгыраган төп сорауларга җавапларны барладык.
Киңәшмә башында Владимир Путин элегрәк кабул ителгән халыкка ярдәм чаралары турында искә төшерде. Билгеле булганча, өстенлекле юнәлешләр арасында гаиләләргә, медицина учреждениеләре һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә түләүләр; 1 марттан соң эшсез калучыларга пособиене арттыру; хезмәт коллективын саклап калган предприятиеләргә дәүләт субсидияләре һәм ташламалы кредитлар; салым, аренда, кредит түләүләре буенча кичектерүләр тора. Путин шулар буенча алып барылган эшләр турында кайбер төбәк башлыклары, министрлык вәкилләренең хисабын тыңлады. Ул башлыклардан урыннарда килеп чыккан проблемалар һәм аларны ысуллары турында җиткерүне сорады. Президент кайбер субъектларда катгый чараларны саклап калырга, хәтта өстәмәләр кертергә, ә кайсыларында, белгечләр фикеренә таянып, “йомшартырга” кирәклеген әйтте. “Һәр ашыгу артка сөйрәргә мөмкин. Кечкенә генә ялгышу да кеше иминлеге, саулыгы һәм тормышы белән бәяләнә”, − дип, дәүләт башлыгы җаваплылыкның һәркемдә булуын искәртте.
Владимир Путин киңәшмә башланыр алдыннан Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинның хәле турында хәбәр итте. “Температурасы юк түгел, әмма хәле тотрыклы”, − диде аның турында Президент.
Видеоконференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты
Ир-атлар авыррак кичерә
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять аркасында кертелгән чикләүләрне йомшарту мәсьәләсе буенча киңәшмәдәге чыгышында авыручылар, ИВЛ (үпкәне ясалма вентиляцияләү) аппаратына тоташтырылган сырхаулар, медицина хезмәткәрләренең хәле һәм башка сорауларга бәйле хисап тотты.
Министр әйтүенчә, ир-атлар сырхаулар коронавирусны авыррак кичерә. Стационарларда коронавирус йоктыручы һәм йоктыруга шиге булганнар белән барлыгы 80 мең кеше исәптә тора. Шуларның бер меңнән артыгы ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Араларында балалар да бар.
Михаил Мурашко коронавирус 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булган кешеләрдә, шикәр диабеты һәм артык авырлыктан интегүчеләрдә кыен формада үтүен искәртте. Авыруларга 110 мең табиб ярдәм күрсәтә. Медицина хезмәткәрләренә түләүләр өчен Хөкүмәттән 45,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Түләүләр, эшсезләр, кредитлар…
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренчә, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләүләр өчен федераль бюджеттан 9,5 млрд сум акча тотылган. Пособиеләр ел ахырына кадәр ике миллионнан артык балага биреләчәк.
Министр әйтүенчә, Россиядә 1 млн 243 мең кеше эшсез булып теркәлгән. 1 марттан соң эшен югалтучылар 208 меңнән артык кешене тәшкил итә. Алар 12 мең 130 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие ала. Барлыгы 1,8 млрд сум күләмдә шундый пособие түләнгән. Соңгы ике ай эчендә 700 меңнән артык россияле эшсез булып танылган.
Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников чыгышында әйтелгәнчә, бизнес вәкилләренә тәкъдим ителгән кредит каникуллары күләме 68 млрд сум белән исәпләнә. Бизнеска күрсәтелгән салым буенча түләү кичектерүләре 217 млрд сумны тәшкил итә. Россия банклар кече һәм урта бизнес вәкилләреннән 35 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Алар кредитларны реструктуризацияләүне сорый. Шуларның яртысын банк инде хуплаган. Аның сүзләренчә, ташламалы кредитларның суммасы 436 млрд сум тәшкил итә.
Хезмәт хакын түләүгә бәйле процентсыз кредитлар программасы да уңышлы булган. Решетников әйтүенчә, хәзерге вакытта банкларга 31,5 мең гариза кабул ителгән. 12 мең гаризаны банклар инде хуплаган, 21 млрд сумга 8 мең кредит килешүе төзелгән.
Төбәкләрдә аренда түләвенә кичектерүдән 28,5 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык вәкиле файдаланган.
Өч адым
Билгеле булганча, Хөкүмәт Россиядә карантин чараларының бетерелүенә бәйле план эшләде. Роспотребнадзор җитәкчесе, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова шул план белән таныштырды. Чикләүләрне өч этапта бетерү күздә тотыла. Әмма төгәл вакыты әлегә яңгырамады.
Иң элек урамда спорт белән шөгыльләнү, балалар белән урамга чыгу рөхсәт ителәчәк. Шулай ук кечкенә кибетләр дә ачылачак.
Икенче этапта гаилә белән урамга чыгу, мәктәпләрдә укытуны дәвам иттерү, балалар бакчалары, зур мәйданлы кибетләрнең ачылуы күздә тотыла.
Өченче этапта парк, сквер, башка төр кибетләр, кунакханә һәм кафелар эше рөхсәт ителәчәк.
Анна Попова белдергәнчә, һәрбер төбәк чикләүләрне бетерү срогын үзе хәл итәчәк. Барысы да коронавирусның таралуына һәм авыруларның санына бәйле. Әгәр хәлләр кискен торса, чикләү чараларын яңадан кире гамәлгә кертү дә күздә тотыла. Попова әйтүенчә, төбәкләрдә авыру күрсәткече 3 проценттан артмый. 68ендәә мәҗбүри битлек кию режимы кертелгән. Ул шулай ук алдан күрелгән чаралар чирнең таралуын 2 айга тоткарлый алуын да хәбәр итте.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә үзизоляция режимыннан баш тарту күздә тотылмый. Мэр Сергей Собянин әйтүенчә, 12 майдан бары тик сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре генә эшли башлаячак, ярты миллион кеше эшкә чыгар дип көтелә. Хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмаларга әлегә ишекләрен ачарга иртәрәк.
Чулпан Гарифуллина
Фото: кремлин.ру
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat