Уналтынчы тапкыр үтүче әлеге бәйгедә 45 команда катнашты. Балтач данын Фәнил Хафизов һәм Михаил Камаевлар яклады. Аларга көч биреп торырга гаиләләре, хезмәттәшләре дә килгән иде. Егетләр сынатмады: барлык төр ярышларда да уңышлы чыгыш ясады.
Әле аларга башкалардан үзгә сынау үтәргә - ярышлардан бүленеп, бер хуҗалык гаражында чыккан янгынны сүндерүдә дә катнашырга туры килә. Конкурсның җиңүчеләре булып, шушы районның Бөрбаш бүлекчәсе табыла. Алар өр- яңа янгын сүндерү машинасы белән бүләкләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез