Газетага язылу

Путин бүләгенә лаек булган Әлфинур әби: «Җиде генә балабыз булганга ирем бик борчылды»

Россия Президенты Владимир Путин Казанда яшәүче 7 бала әнисе Әлфинур Әскәрованы «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләде. Картлыгында шундый зур дәрәҗәле бүләккә лаек булган әбекәй шатлыгын яшерә алмый. «Бу кадәр зурларлар, димәгән идем», – ди ул.

Путин бүләгенә лаек булган Әлфинур әби:  «Җиде генә балабыз булганга ирем бик борчылды»
Фото: шәхси архивтан

Әбекәй бәхетле картлык кичерә. Җиде баласы да исән-сау. Бүген ул бишенче булып туган кызы Альфира гаиләсендә гомер итә.

– Ишле гаиләдә үстем. Әнә шуңа да гел, кияүгә чыккач, күп бала алып кайтам, ди торган идем. Яхшы ир очраса ярар иде, дип теләдем. Теләкләрем фәрештәнең амин дигән сәгатенә туры килде, – дип сөйли Әлфинур әби. – Дөньядагы иң яхшы ир насыйп булды миңа. Ул әйбәт булгач, мин дә яхшы хатын булдым инде. Гаиләбезгә һәр нарасый бәхет һәм бәрәкәт алып килде. Дүрт кыз һәм өч ул үстердек.

Әлфинур әби яшерми: ул чакларда бала үстерү җиңел булмый. Хәзерге вакыт булса, рәхәтләнеп тагын табар идем әле, ди ул.

– Өйне мич ягып җылыта идек. Күпме кием генә юасы. Бөтен эшне кул белән эшләдек. Әле ярый, әти-әниләр терәк булды. Алар ярдәме белән балаларны аякка бастырдык. Кече балаларны апа-абыйлары үстереште, – ди ул. – 10 метрлы янкормада башланып киткән тормыш ике бүлмәле фатирда дәвам итте. Ул чакта өч балабыз бар иде. Тырыштык, эштән куркып тормадык. Икебез бер уйда булгач, гомер итү кыен булмады. Иремнең куллары алтын иде. Фатирга ремонтны үзе ясады. Ничек кенә итеп әле! Балаларның күңеле булсын дип, диварларын мультфильм геройларының рәсемнәре белән бизәр иде. Аш бүлмәсенә исә җиләк-җимешләр ясап куйды, ә газ тирәсендә кулына шырпы тотып, сызарга ярамый дигән малай сурәте тора иде. Ирем шулай матур рәсемнәр аша балаларга тәрбия дә бирде. Без ул фатирда 10 ел яшәдек. Анда тагын өч балабыз дөньяга килде.

 Алар икесе дә «Урак һәм Чүкеч» заводында эшли. Әлфинур апа заводка 16 яшендә килә, 70 е тулгач кына пенсиягә китә. Ә ире 77 яшенә кадәр эшли. Җитәкчеләр, күпбалалы гаиләне күреп алып, аларга дүрт бүлмәле фатир бүләк итә. Шушы йортта җиденче балалары туа.

– Аллаһка шөкер, хәзер һәр баламның тормышы матур. Бердәм, дус-тату үстеләр. Эштән курыкмадылар. Бик бәхетле әби мин. 16 оныгым, аларның 3 баласы бар, – ди Әлфинур әби. – Җиде генә балабыз булганга ирем бик борчылды инде. «Тагын да алып кайтасы калган икән», – диде. Ул дөньядагы иң зур байлыкның балалар булуын еш әйтте. Дөресе дә шул икән. Әтиләре 2015 елда үлеп китте. Балаларыбыз икебезне дә кадерләп яшәтте. Мине дә бик яратып яшиләр. Һәр балам хәлемне белә. Янымдагы кызым да, киявем дә бик кешелеклеләр. Әни кеше өчен бала игелеге күрү – зур бәхет ул. Җитәкчеләргә дә рәхмәтлемен. Шушы яшемдә зурласыннар әле! Баштарак ышанмый да тордым! Авырлык белән аякка бастырган балаларым өчен бит инде ул орден! Путинга рәхмәтем чиксез. Әлфинур әбисен бик зурлады!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре