Нәтиҗәләре дә күз алдында. Балтач йөзүчеләре, каратистлар, чаңгычылары, мәсәлән, Россиякүләмендә дә зур уңышларга ирешеп, якташларын бер генә.сөендермәде инде. Бу көннәрдә бу сафка боксчы егет тә өстәлде.
Данис Николаев Мәскәү шәһәрендә үткән боксчылар чемпионатында катнашып, күп көндәшләреннән өстен чыга. 32 килограмм категориясендә ул беренче урынны ала. Мәскәү һәм Дагыстаннан килгән яшь спортчыларга икенче- өченче урын белән канәгатьләнергә туры килә.
Данисның беренче зур уңышында тренеры Фаил Фәсыйховның да, әтисе - районда боксны үстерүгә зур өлеш кертүче, һәрчак матди ярдәм күрсәтүче, үзе дә ярыш үткәрүче Азат Николаевның да өлеше бәхәссез. "Без бик шат, уңышлары дәвамлы булсын",- ди алар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез