Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин сөйләде.
– Безнең бурыч кышкы чорда халыкка уңайлы шартлар тудыру һәм аварияләр санын киметү. Моның өчен җылылык энергиясен эшләп чыгару объектларында, насос станцияләрендә, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрендә, шулай ук һәр күпфатирлы, социаль һәм коммерцияле объектта зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Хәзергә җылылык белән тәэмин итә торган предприятиеләрнең челтәрләрне пресслау эшләре тулы куәтенә алып барыла. Барлыгы 11 мең км тышкы торбаүткәргечләрне һәм йорт эчендәге җылыту челтәрләрен юарга һәм прессларга кирәк булачак. Быел шулай ук челтәрләрне һәм котельныйларны планлы ремонтлауның шактый күләме көтелә. Барлык мәсьәләләр буенча профильле комитетлар һәм район башлыклары белән җәй буе эшләячәкбез, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Илсур Хисмәтуллин сүзләренчә, җылылык бирү сезонына әзерлек барышы шәһәр штабы һәм Казан мэры Илсур Метшинның күз уңында. Безгә кыска җәй айларында 6,5 мең объектны тикшереп өлгерергә кирәк. Монда сүз күпфатирлы йортлар, мәктәп һәм балалар бакчалары, хастаханә, сырхауханә һәм башка күп кенә социаль учреждениеләр турында бара. Казан җылылык челтәрләре быел 22,8 км челтәрне реконструкцияләргә һәм төзекләндерергә җыена, ә «Казэнерго» АҖ 14 км челтәрне алыштырырга, шулай ук 22 котельныйны реконструкцияләргә дигән планнар белән яши, – диде комитет рәисе.
Илсур Хисмәтуллин билгеләп үткәнчә, җылылык бирү чорына әзерлекнең сыйфатына һәм дәрәҗәсенә торак фондын төзекләндерү дә йогынты ясый. Былтыр гына да 46 йортта җылыту системасы ремонтланган, быел чиратта 56 йорт тора. 2026–2027 елларның җылылык бирү чорына әзерлек паспортларын социаль объектлар – 1 сентябрьгә кадәр, торак йортлар – 10 сентябрьгә, җылылык белән тәэмин итә торган оешмалар 25 октябрьгә кадәр алырга тиеш.
– Бар эшләр дә вакытында башкарылсын. Һәм моны без сездән таләп итәчәкбез, – диде Рөстәм Гафаров.
Үткән елга күз салсак, күпфатирлы йортларга һәм социаль өлкә учреждениеләренә җылылык бирү 29 сентябрьдә башланган һәм быел 7 майда төгәлләнгән. 2025–2026 елларның җылылык бирү чоры 220 көн дәвам иткән.
– Сезон тотрыклы үтте: коммуналь хезмәтләрнең, торак оешмаларының һәм социаль учреждениеләрнең яхшы әзерлеге нәтиҗәсендә зур аварияләр һәм җылылык бирүне туктатып тору булмады, – дип өстәде Илсур Хисмәтуллин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез