Узган атнада зона киңәшмәләре Яңа Чишмә һәм Минзәләдә узды. Арчада унбер район делегатлары утырыш башланыр алдыннан мәшһүр педагогика көллиятендә булды. Биредә кунаклар Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды, «Әлифба» музеен күрделәр. Бүген музейда борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыклары язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйли торган 1,6 мең экспонаттан торган бай фонд, төрле графика һәм алфавит системалары турындагы материаллар тупланган. Кунаклар «Арча» сәнәгать паркында булып, андагы эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән танышты һәм Сеҗе авылында ат фермасында барды.
Эшлекле очрашуның иң кызу өлеше пленар утырышта дәвам итте. Марат Әхмәтов катнашучыларны сәламләп, мондый очрашуларның мөһимлеген әйтте.
– Республиканың агросәнәгать комплексы – авылның нигезе. Республика җитәкчелеге гел вакыйгалар үзәгендә тора, авыл территорияләрен үстерү темасына бик игътибарлы карый. Сездән дә җитәкчелек нәкъ менә шундый ук игътибарны – эшкә җаваплы һәм нәтиҗәле килүне таләп итә. Сез халык өчен эшлисез, республика халкының нәрсә соравын, нәрсә өчен тәнкыйтьләвен һәм нәрсә өчен рәхмәт әйтүен беләсез, – диде ул. – Үзегезнең рейтингларыгызны күрдегез. Мин бәхәскә кермим: шартлар төрле. Казанга терәлеп торган районнар буларак, бу очракта Лаеш, Биектау һәм Питрәч сез үзара бер-берегезгә карарга тиеш. Ә калган районнар үзегезне күршеләрегез белән чагыштыра аласыз. Россиядә шәхси хуҗалыкларның язмышына, киләчәгенә мөнәсәбәт искиткеч төрле. Безгә якын гына бер төбәктә шәхси хуҗалыкларга ярдәмне бөтенләй туктаттылар. Ә безнең Рәисебезнең бу мәсьәләдә мөнәсәбәте башка. Шуңа күрә таблицадагы һәр санны Татарстанның беренче кешесе сүзе дип кабул итегез. Һәм аның сүзен гадәти сүз дип кабул итәргә ияләнмәгез.
Ул авыл кешесенең тормышын бакча һәм терлек асрау белән генә чикләргә кирәкмәгәнен әйтте.
– Без моңа кадәр авыл кешесенең тормышын күбрәк бакча хуҗалыгы, терлек асрау белән генә бәйләп үттек. Мин хәзер авылларда бара торган тарихи процессларны (авылның картаюын, яшьләрнең кимүен) искә алып, авыл территорияләренең эшлеклелек активлыгын берникадәр киңәйтеп карарга кирәк, дигән фикергә килдем. Мисалга, авылда тотрыклы, үзенә эшли торган, хезмәт кешеләренә лаеклы хезмәт хакы түли ала торган хуҗалык бар икән, бу күрсәткеч шулай ук халыкның эш активлыгы турында сөйли. Картаеп беткән әби белән бабайга, абзар тутырып сыер асра, дип йөрүгә караганда, бәлки бу хуҗалык эшчеләренә лаеклы хезмәт хакы түли ала икән, бу да эш активлыгы дигән сүз. Киләчәктә без шушы күрсәткечләргә күбрәк игътибар итәчәкбез, – диде Марат Әхмәтов.
Саннар дөресме?
Төп доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, авыл эшмәкәрләренә төп ярдәм чарасы булып мини-фермалар төзү тора. Республикада мал саны кимесә дә, соңгы алты елда программада катнашучыларда алар 4214 кә арткан.
– Арчада соңгы ике елда – 16, Мамадышта – 5, Балтачта 4 ферма төзелгән. Лаеш, Саба һәм Теләче районнарында берәү дә юк. Бөтен булган проблемаларга карамастан, ярдәм алучылар баш саннарын биш ел дәвамында сакларга тиеш, – диде министр урынбасары.
Шулай ук ул районнарның кече хуҗалык итү формалары белән эшләү буенча исемлеген дә тәкъдим итте. Беренче урында – Арча.
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы 31 мең 341 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 10 мең 95 башы – савым сыерлары.
– Мөгезле эре терлекнең продуктлылык сыйфатын күтәрү буенча актив эш бара, көтүләр югары продукцияле терлекләр белән тулыландырыла. 2026 елда район буенча барлыгы 73,3 млн сумга 262 баш сөт токымлы таналар кайтартылды. Район хуҗалыклары алдында тәүлеклек сөт җитештерүне 500 тоннага җиткерү бурычы тора, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Шул ук вакытта Гөлүс Баязитов Татарстанда сөт парклары территориясендә фермалар төзү программасының бик сүлпән баруы өчен шелтә белдерде. Дүрт ел эчендә бары тик Кукмара районында гына 720 сыерга дүрт шундый ферма төзелгән.
– Быел бу программага 30 млн сум акча бүленгән иде, тик бер генә районда да мондый проект планлаштырылмаган. Шуңа күрә программаны тормышка ашыру барып чыгармы – билгесез. Мондый проектлар эре инвесторлардан башка булмый. Тагын бер тапкыр районнарга мөрәҗәгать итәм: кооперативлар аша фермалар төзү өчен инвесторлар җәлеп итү турында уйлагыз, – диде ул.

Моннан тыш, министр урынбасары ветеринария белән Татарстанның электрон хуҗалык кенәгәсендәге мәгълүматларының чагышмавына басым ясады.
– Мәсәлән, электрон хуҗалык китабы буенча кешенең тиешле сандагы терлекләре бар кебек, ә фактта алар юк. Район башлыкларыннан статистика мәгълүматларын объектив хәлгә китерү буенча эш алып баруларын сорыйм. Моны без ачыклап, материалларны тиешле органнарга юллаганны көтеп утырырга кирәкми, – диде Гөлүс Баязитов.
Проблемалар
Җитәкчеләр районның тырыш, булдыклы халкы белән танышып йөргән арада, фермер һәм эшмәкәрләрдән торган берничә төркем төрле мәйданчыкларда «түгәрәк өстәл»ләр оештырган иде. Андагы фикерләрне, теләк һәм тәкъдимнәрне утырыш вакытында Марат Әхмәтовка да җиткерделәр.
Иң элек сүзне Арча районының «Хәят» кооперативыннан Ләйлә Минһаҗева алды. Ул сөт бәяләренең һаман да түбән тәгәрәвен һәм эшкәртүчеләрнең авыр хәле турында әйтте.
– Сөт сатып алу бәяләре узган елның октябрендә төшә башлады һәм бүген дә дәвам итә. Бу – гадәти булмаган күренеш, чөнки узган елларда бу вакытта бәя, киресенчә, арта иде. Эшкәртүчеләр тагын да катлаулырак хәлдә калды. Хәзер продукцияне сату белән проблемалар узган елның августында килеп чыкты һәм бүгенгә кадәр саклана. Кызганычка, яхшы фаразлар да күренми. Нәтиҗәдә бүген җитештерүчеләр нульгә һәм зыянга эшли. Безне шулай ук коры һава торышы да җитди борчый. Ул азык-төлек белән хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин, – диде ул кооперативларга һәм эшмәкәрләргә субсидия сорады.
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, зона киңәшмәләре тәмамлангач, шәхси хуҗалыклардагы сыерларның санын тотрыклырак итү өчен Татарстан Рәисенә тәкъдимнәр әзерләргә җыеналар.
– Ә менә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен бу республика бюджеты күтәрә алырлык әйбер түгел, чөнки без көн саен 5,5 мең тонна сөт сатабыз. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда, хуҗалыклар ай саен 1,5 млрд сум күләмендә керем югалта. Бу – бик авыр, күңел күтәрә алмаслык хәл. Шуңа күрә эре хуҗалыклар буенча халыкның сатып алу сәләте уңайланып китүенә өметләник. Һәм продукция кертү мәсьәләсендә Беларусь белән үзара мөнәсәбәтләрне ничек көйләрләр, шуннан да торырга мөмкин, – диде Марат Әхмәтов.
Фермерлар экспертиза проектларын тапшырганда вак фермерларга да, эреләргә дә таләпләрнең бертөрле булуына канәгатьсезлек белдерделәр. Ягъни азрак баш малы булганнар өчен таләпләрне гадиләштереп булмас микән, дип сорадылар. Шулай ук терлекчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне ветеринария хезмәтләренең, анализларның кыйммәт булуы да борчый. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләләрне тагын бер кат карап чыгып, фикерләшеп, карап бетерергә вәгъдә бирделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез