Газетага язылу

Сәйдә абыстай Аппакова: «Нәрсә соң ул – гаилә бәхете?»

Мин бу сорауны яшьләргә бирәм. Җавапларның күбесе: «Кем белә инде аны, ирең әйбәт булса, тамагың тук булса, шулдыр бәлки», – диләр. «Ә хатыны начар булса да ярыймы?» – дигәч, я көлешәләр, я тынып калалар. «Сезне гаиләдә киләчәк тормышыгызда ата яки ана булырга кем дә булса өйрәткәне бармы? Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз, туганнарыгыз, укытучыларыгыз, дусларыгыз? – дим. – Мисал өчен, «талак» дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр бәлки?» Күптән түгел генә булган очрашуда: «Анысы нәрсә инде тагын?» – диде бик матур гына киенгән кыз. Аның янында яшьләр шактый күренә. «Бу карчык нәрсә сөйли икән?» – дип, алар да миңа якыная.

 

– Соңгы елларда аерылышулар 70 процентка җитә. Монысын ничек аңлатырсыз? Минем моңа йөрәгем әрни, сәбәбен табасым килә. Ялгышыбыз кайда? Нәрсәне күздән югалттык, югалтабыз икән? – дим.

 

– И апа, борчылмагыз, кызлар хәзер бик күп бит. Берсе ошамаса, икенчесе, икенчесе ошамаса – өченчесе, бишенчесе, – ди арада шаяннары.

– Энем, җитмеш җидегә өйләнсәң дә, үзең гаиләдә ата вазыйфасын белмәсәң, гомереңдә дә гаилә бәхетен татый алмыйсың! Игенне җыеп алыр өчен, башта маңгай тиреңне тамызып, җирне сукаларга, эшкәртергә, чәчәргә, тәрбияләргә, үстерергә кирәк! Тормышта хатын яки ирне еш алыштыру – зур дәрәҗә түгел әле ул, үз-үзеңне алдау гына.

Яшьләр белән аралашкан саен, югалып калам, уйлана башлыйм, хәтта оят булып китә. Чөнки без, ата-аналар, балаларыбызны ашатабыз, эчертәбез, киендерәбез, авыру-сырхаулардан, хәвеф-хәтәрләрдән саклаган булабыз, төн йокысыннан уянып, балаларның хәлен беләбез. Төрле түгәрәкләргә йөртеп, гыйлемен арттырабыз, институтларда укытабыз. Янәсе, дипломы булса, менә дигән кеше булачак. Ә баланың эчке рухи байлыгына, киләчәгендә әти-әни була белүенә, балаларына нинди тәрбия бирә алачагына игътибар итәбезме? Юк, әлбәттә. Бу турыда уйларга безнең вакытыбыз да юк.

 

Олыларга, ата-анага, туган-тумачага, күршеләргә ихтирам, тел, гореф-гадәтләр, динебез, илебез турында тулы мәгълүмат бирәбез, дип, кайсыбыз әйтә ала? Бардыр андыйлар, юк түгелдер, әмма алар аз. Алай булмаса, әти-әнисе исән булып та, баласы балалар йортында ятим үсмәс иде. Балалары хәлле, бай булып та, әти-әниләре соңгы көннәрен картлар йортында үткәрмәсләр иде. Шәхсән мин гаеп үзебездә – ата-анада дигән нәтиҗәгә киләм. Балаларыбызны сукыр мәхәббәт белән яратабыз, ягъни тыштан ялтыраган, эчтән калтыраган итеп кенә үстерәбез кебек.

 

Кечкенәдән балаларыбыз гаилә бәхетен күреп үсүдән мәхрүм, чөнки исерекләр, наркоманнар да хәйран канат җәйде. Барлык авырлык ялгыз ана яки ялгыз ата өстенә генә төшсә, яисә дәү әти, дәү әниләр генә тормыш тартса, монда гаилә бәхете булу бик шикле шул. Бик матур, соклангыч гаиләдә үскән балалар да төрле-төрле була бит, диярсез. Гаиләдә биш урынына бер генә бала булса, бала эшлисе бар эшне дә олылар эшләп барса, бар тәм-томны аңа гына ашатса, бу баланың, һичшиксез, «сорыкорт» булып үсүе ихтимал.

Безнең чор кешеләренең бик зур ялгышы бар. Янәсе, без – сугыш чоры кешеләре, безгә ачлык туры килде. «Мондый банан, алмалар ашый алмадык шул. Мә, балам, син булса да аша, витамин керсен!» – дигән булабыз. Дөрес, витамин керер керүен, ә рухи яктан нәрсә булыр? Рухи яктан афәт булыр, чөнки бала алма яисә шул кулга тотырылган бананны барлык кешегә дә: әби-бабай, әти-әни, әгәр булса абый-апа, энесе-сеңлесенә бүлә белми. Янында әйтүчесе, өйрәтүчесе дә юк чөнки. Менә ул сукыр мәхәббәт кайда! 

 

Карчыклар белән дә бу темага сөйләшәбез, киңәшләшәбез, хәтта бәхәсләшәбез. Соңыннан, ничек кенә булмасын, барыбер бер нәтиҗәгә киләбез: балаларыбызны үстерә белмибез! Алар эшсез, ялкау, динсез үсәләр. «Оныкларыбыз бигрәк тә инде, алар бигрәк тә якын шул, кадерле. Һәр гаиләдә бер яки ике бала, 10 түгел бит. Аларга ничек итеп савыт-саба юдырасың да, ничек итеп идән сөрттерәсең. Кала инде, кала, чынаяклары да кала өстәл өстендә, дәшмибез инде, җыябыз, юабыз». Ә менә монысы инде – икенче зур ялгышыбыз. Балалар да, ата-аналары да үз тормышларының авырлыгын, җиңеллеген аера белмичә, гаилә бәхетенең һәр мизгеле эштән, хезмәттән, хөрмәттән икәнен татымыйча яши. 

Безне әти-әниләребез карында чакта ук ислам дине кагыйдәләренә яраклаштырып үстерергә тырышкан. Алар үзләренең картлыкларын уйлаганнар, күрәсең. «Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың», – диелә бит мәкальдә дә. «Ислам» дигәнне ишетсәк тә, җиңел генә, «Борынгы, иске караш» дигән фикер белән яши бирдек. Әйдәгез әле, яңадан 60–70 еллар элегрәк яшәгән әти-әниләребез тәрбиясен искә төшерик.

 

– Бисмилласыз бер генә эш тә эшләнмәгән.

– Бисмилла әйтмичә, баланы табынга утыртмаган.

– Иртән үзенең урынын җыю белән бергә, әти-әнисенең дә түшәкләрен төреп куйдырган.

– Кышларын, мәктәпкә барганчы, су буйларыннан тал кисеп кайту мәҗбүри булган.

– Җәен бер арба печән алып кайту балалар вазыйфасы булган. Кичтән әти-әнисе уракны көйләп, хәзерләтеп куйдырган.

 

20 сутый бәрәңге бакчасын көрәк белән казып чыгу дисеңме? Хәзерге заманда бала 1 түтәл җир казып бирәме? Карагыз әле! Ул вакытта да ата-ана өчен баласы газиз булгандыр. Кыш көннәрендә, балаларын төнге өчтә уятып, тал кисәргә чыгарып җибәргәндә, ананың йөрәге әрнемәгән, дип әйтеп булмый, чөнки 9–10 яшьлек балалар булсак та, без бит әле зурлар түгел идек. Рәхмәт Сезгә, әти-әни, әби-бабаларыбыз! Урыннарыгыз җәннәттә булсын! 15 яшькә җиткәнче үк хезмәтнең һәр төренә өйрәткәнсез. Балта, көрәк-сәнәк саплау, бау ишүләр, мич чыгару, умарта карау, җеп эрләү, бәйләү, киндер тукмаклау, сөлге сугу, аннан үзеңә кием тегү, койма кою, буяу эшләре дисеңме... Без – боларның барысын да белеп, эшләп үскән чор кешеләре. Бәлки үзебезнең бала чагыбыз шулай эш белән үткәнгә, хәзерге көндә балаларыбызны, оныкларыбызны яраткан булып, иркәләп-сыйпап кына, хезмәтсез-динсез үстереп, бер алманы бишкә бүлә белмичә, киләчәкне уйламыйча яшәгәнгә күрә, картлар йортлары артканнан-арта бара, яшьләребезнең дә никахлары кыска гомерледер.

Сәйдә абыстай Аппакова

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре