Бу көннәрдә Балтач районы хуҗалыкларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссиясе эшли.
Алар җәмгыятьләрдә булып, техникаларның төзеклеген, паркларның әзерлеген генә түгел, кадрлар белән тәэмин ителеш, траншеяларның төзеклеген- чисталыгын, шулай ук катнашучыларның тиешле махсус киемнәр, аптечка, янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителүен, шулай ук хезмәткә түләү мәсьәләләрен дә игътибарга алган. Комиссия үзе булган хуҗалыкларның әзерлегенә югары бәя биргән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез