Рамил Төхвәтуллин: Конституция, төп закон буларак, һәрвакыт заманага тәңгәл булырга тиеш

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде.

Рамил Төхвәтуллин сайлау участогына беренчеләрдән булып килде. Халык артисты фикеренчә, илдә нинди генә вәзгыять булмасын, үз хокукларыңны аңлап, гражданлык позицияңне белдерү кирәк:

— Бу бик мөһим тарихи чара. Конституция, төп закон булырак, һәрвакыт заманага тәңгәл булырга тиеш. 27 ел эчендә дөньяда сәяси вәзгыять тә бик үзгәрде. Илебез эчендә дә үзгәрешләр, яңа шартлар, яңа таләпләр пәйда булды. Ә бу үзгәрешләрдә социаль-көнкүреш проблемалары, илнең иминлеген саклауга бик нык игътибар бирелгән.

Депутат шулай ук Конституциядәге үзгәрешләр татар теле өчен дә уңай булачак дигән фикердә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.


Фикер өстәү