Республикада коронавируска бәйле чираттагы төзәтмәләр кертелде

29 июньнән Татарстанда үзизоляция режимына бәйле кертелгән чикләү чаралары өлешчә алыначак. Тиешле карарны Министрлар кабинеты раслады.

Татарстанда 800 квадрат метрга кадәр мәйданлы кибетләрне, балалар лагерьларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын ачарга, шулай ук туристик автобус маршрутларын кайтарырга рөхсәт иттеләр.

Кичә, 27 июньдә, республика Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карарында кертелгән соңгы үзгәрешләр нигезендә 29 июньнән төбәктә барлык балалар һәм спорт мәйданчыклары яңадан ачыла.

Шулай ук балалар лагерьларына да үз эшен башлап җибәрергә рөхсәт ителә. Аерым керү урыны һәм килүчеләр өчен мөмкин булган мәйдан булганда сату объектлары да ачылырга мөмкин, андый объект 800 квадрат метрдан артмаска тиеш.

Балаларны җәйге ял лагерьларына һәм туристларны китерү өчен муниципальара пассажир йөртенү яңарту элегрәк кертелгән чикләүләрнең икенче бер йомшаклыгы. Дөрес, туристлык сәфәрләрен гамәлгә ашыру өчен гражданнар үзләре белән раслаучы документлар алырга тиеш. Мәсәлән, туристик юлламалар.

Шул ук вакытта яңа редакциядә 65 яшьтән өлкәнрәк затларга 29 июньнән 12 июльгә кадәр өйдә утырырга киңәш итәләр.

Кайбер чикләүләр әле гамәлдә кала. Мәсәлән, кинотеатр, төнге клублар, күңел ачу урыннарына йөрү әле дә рөхсәт ителми, сәүдә йортлары (кайбер районнардагы үзәкләрдән кала) эшләми. Таксида икедән артык пассажир йөртү, кальян тарту, җәмәгать урыннарында битлек һәм пирчәткәсез йөрүгә бәйле чикләүләр гамәлдә кала.

Өченче этапка күчү исә 10 июльдән дә иртәрәк булмаячак.


Фикер өстәү