Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе ничек оештырылачак?

Мәгълүм булганча, 1 июльдә без Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә катнашачакбыз. Тавыш бирү, сайлау – һәр кеше өчен дә җаваплы вакыйга. Ләкин монысына гына хас аерым үзенчәлекләр бар. Алар нидән гыйбарәт? Без әнә шул хакта аңлатабыз.

Куркынычсызлык – беренче урында

Бүгенге вазгыятьтә, аңлашыла инде, төп игътибар халыкның куркынычсызлыгына биреләчәк. Тавыш бирү комиссиясе әгъзалары барысы да Covid – 19га этаплап тест узачак. Алар гына түгел, тавыш бирүдә катнашкан һәр кеше битлек, пирчәткә, санитайзерлар, бер тапкыр кулланыла торган ручка белән тәэмин ителәчәк. Болардан тыш, һәр тавыш бирүченең температурасы тикшереләчәк һәм биналар көн дәвамында дезинфекцияләнәчәк. Үзәк сайлау комиссия­сендә аңлатуларынча, тавыш бирергә килүчеләр һәм эшләрен тәмамлаучылар бер-берләре белән күрешмәячәк тә. Ягъни халык бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгачак. Шулай ук паспортларны, башка вакыттагы кебек, комиссия әгъзаларының кулларына тапшырмаска да мөмкин булачак. Аны ачып күрсәтү дә җитәчәк.

Алдан тавыш бирү

Тавыш бирү көннәре буенча да белеп торырга кирәкле яңалыклар бар. Халык участокларда күпләп җыелмасын өчен, теләге булганнарга алданрак тавыш бирергә дә мөмкинлек тудырмакчылар. Моны 25 июньнән 30 июньгә кадәр эшләргә мөмкин. Шулай ук 25 июньнән
1 июльгә кадәр өйдә тавыш бирергә рөхсәт итәләр.

– Халык алты көн дәвамында үз участогына килеп, алдан тавыш бирә ала. Моның хәтта сәбәбен дә аңлатырга кирәк түгел, – дип ачык­лык кертә Үзәк сайлау комиссиясе. – Өйдән исә җиде көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен үз участокларына шалтыратып, теләгеңне җиткерү дә җитә. Ни өчен учас­токка килә алмавыңны да әйтергә кирәк булмаячак. Әлеге мөмкинлектән  һәркем файдалана ала. Халык курыкмасын иде: өйдә тавыш биргән вакытта да барлык саклану чаралары күреләчәк.

Өйдән тавыш бирергә теләүчеләр участокка 16 июньнән 1 июльгә кадәр мөрәҗәгать итә ала.  Шулай ук мондый теләгегез барлыгын инде бүгеннән үк «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша да җиткерергә мөмкин.

Алдан тавыш бирүне шулай ук кайбер ишегалларында да оештырмакчылар. Тавыш бирү пункты барлык санитар-эпидемиологик таләп­ләр үтәлгән махсус автобусларда урнаштырылачак. Алар ишегалларында 25 июньнән 30 июньгә кадәр график буенча хәрәкәт итәчәк. Халыкны бу турыда белдерү язып, алдан кисәтәчәкләр.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: мондый ысул белән үз бурычыңны үтәгәндә, 1 июльдә участокка килеп йөрергә туры килмәячәк. Димәк, ул көнне тулысынча ял итә алачаксыз дигән сүз.

Моннан тыш, төп тавыш бирү көнендә ниндидер сәбәпләр белән теркәлгән урында була алмаучылар «Мобиль тавыш бирүче» хезмәтеннән дә файдалана ала. Фактик урын буенча тавыш бирүчеләр исемлегенә керер өчен,
16 июньнән 21 июньгә кадәр сайлау участогы комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шулай ук моны 5 – 21 июньдә территориаль сайлау комиссиясе, теләсә кайсы күпфунк­ция­ле үзәк яки «Дәүләт хезмәтләре» интернет порталы аша да эшләргә мөмкин.

Ә инде алдан тавыш бирә алмаучыларны комиссия әгъзалары 1 июльдә үз участокларында көтә. Иң мөһиме: сәламәтлегегезне кайгыртып, барлык саклану чараларын гына күрерсез. Ә моның өчен Үзәк сайлау комиссиясе барлык мөмкинлекләрне дә тудыра.

 


Фикер өстәү