Юл кирәк! Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә һәм Яңавыл арасындагы юлларга «жидкий асфальт» җәйгәннәр (ВИДЕО)

Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә һәм Яңавыл авыллары арасындагы юлларның торышы турында узган көздә бер язып чыккан идек инде. Әлегә анда юллар һаман да шул хәлдә.

– Бездә язын-көзен тормыш туктала. Менә бу көннәрдә юллар шушындый  хәлдә. Авылдан ни чыга, ни керә алмыйбыз. Кибет юк, автокибет кереп җитә алмады. Узган атнада район башлыгы янына керергә дип язылган идем, юл булмау аркасында, тагын барып җитә алмадым. Безнең авыл халкының да яхшы юллардан йөрү хокукы юкмыни соң ул? Бу хәлгә кайчанга кадәр түзәргә була? – дип шалтыратты Яңа Бәзәкә авылында яшәүче Фирдәвес Уразманов.

Авыл халкы әйтүенчә,  яз-көз көннәрендә «Шевроле Нива» автомобиле белән дә үтеп булмый.

– Юлыбызны өметсез, кирәксез дип әйтүчеләр дә булгалады. Ләкин без бу фикер белән бер дә килешмибез. Яңа Бәзәкә белән Удмуртия республикасы Алнаш районының Күҗем авылы арасы 3 км гына. Юл яхшы булганда, аннан машиналар да, «Ак Барс» агрофирмасының техникалары да күп йөри, – ди Фирдәвес абый.

Сезнең авылда юллар ничек? Болай иза чигүчеләр тагын бармы әле?

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү