Татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат

Татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат. Бу хакта музыкант Рамил Хәйретдинов инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

«Бүген, 25 ноябрь, хөрмәтле Илдус абыебыз Садыйк вафат булды. 20 ел элек беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев белән татар балаларына Казанда милли-дини үзәк ачып, бик күп милләтпәрвәр егетләр, дистәләгән мөфти, йөзләгән хәзрәтләрне балачактан ук тәрбияләп үстергән халкыбызның бөек шәхесе иде ул», дип язган ул.

Иртәгә җомга көнне, 13.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратында җеназа намазы һәм дәфен йоласы узачак, дип яза Рамил Хәйретдинов.

Милли хәрәкәт активисты Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, Илдус Садыйк соңгы араларда сәламәтлеккә зарланмаган. Хәтер көненә дә чыккан булган.

«Хәтер көнен оештыручыларның берсе иде ул. Хатыны аның ун елдан урын өстендә авырый. Илдус аны карады. Заманында АКШ Конгрессына барып, Татарстанда референдум үткәрү турында сөйләшүләр уздырган иде. Бик тырыш егет иде. Әле кичә генә „Аллага шөкер, Хәтер көненә чыгып, беренче рәтендә басып торучылардан Илдус Садыйк белән Индус Таһиров бар“, — дип сөенгән идем», — диде ул.

Илдус Садыйк милли мәктәпләр ачтыру, татар телен укыту, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәген саклау юнәлешендә бик актив эшләгән кеше.


Фикер өстәү