Газетага язылу

Хакерлар Росстат сайтына һәм аның төбәк бүлекчәләре порталларына һөҗүм иткән

Россия Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең рәсми сайтына 1 ноябрьгә каршы төндә хакерлар һөҗүм иткән. Бу хакта «Коммерсантъ» басмасы хәбәр итә.

Хакерлар сайттагы битләрдә белорус телендә «Беркем дә җаваплылыктан кача алмаячак» дигән язма һәм башка хәбәрләр калдырган. Иртән сайт яңадан эшли башлаган. Росстатта әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәгәннәр.

Һөҗүмнең эзләре ведомствоның төбәк идарәләренә дә барып тоташа: язмалар өлкәләрдәге бүлекчәләр сайтларында да, федераль бүлектә дә пәйда булган. Хәбәрләр янына хакерлар Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган «Киберпартизаны BY» һәм Silent Crow төркемнәренең логотипларын урнаштырган.

Әлеге төркемнәр 2025 елның июлендә «Аэрофлот» мәгълүмат системасына ясалган һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә алган иде. Ул вакытта авиакомпаниянең берничә сервисы эшендә зур өзеклек килеп чыккан, пассажирларга рейслар мәсьәләсен кулдан хәл итәргә туры килгән.

Бу юлы Росстат сайты берничә сәгать эчендә яңадан эшли башлаган. Әмма һөҗүмне кем оештыруы һәм хакерларның системага ничек үтеп керүе әлегә билгеле түгел.

«Киберпартизаны BY» һәм Silent Crow Россиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре