Газетага язылу

Россиялеләргә төшке аштан соң эш урынында 20 минут йоклап алырга киңәш итәләр

Төшке аштан соң күпчелек кешенең эшкә сәләте кими. Бу эчке биологик сәгатьләр – циркад ритмнар белән бәйле. Шуңа күрә эш вакытында кыска гына йоклап алу иркәләнү түгел, ә нәтиҗәле ял итү ысулы, дип саный невролог-рефлексотерапевт Миләүшә Мамадалиева. Аның сүзләрен «Газета.Ru» басмасы китерә.

Төнлә йокы туймаган булса, көндез 20 минут ял итү баш миенә көч җыярга, игътибарны, хәтерне һәм реакция тизлеген яхшыртырга ярдәм итә. Моннан тыш, стресс дәрәҗәсен дә киметә.

Иң мөһиме – йоклау вакытын арттырмаска. Табиб фикеренчә, ял итү өчен 20–30 минут җитә, иң күбе 40 минут булырга тиеш. Бу вакыт эчендә организм тирән йокы фазасына кереп өлгерми, шуңа күрә уяну да җиңелрәк була. Озак йоклаганда исә йокы инерциясе барлыкка килә: кеше хәлсез, башы авыртып, аңгы-миңге хәлдә уяна. Бу халәт 15–30 минут һәм аннан да озаграк дәвам итәргә мөмкин.

Ял итү өчен иң кулай вакыт – 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр. Табиб будильникны 25 минутка куярга, ә тыныч һәм температурасы уңайлы урын сайларга киңәш итә. Уянгач, игътибарны туплауны таләп итә торган эшкә керешкәнче 5–10 минут көтәргә кирәк.

Шул ук вакытта көндезге кыска йокы кайбер кешеләргә зыян китерергә мөмкин. Хроник йокысызлыктан, диабеттан һәм матдәләр алмашы бозылудан интегүчеләргә, шулай ук кан басымы түбән булган кешеләргә сак булырга кирәк. Әгәр көндез йоклау гадәте төнге йокыны начарайтса яки хәлне авырайтса, аннан баш тарту яхшырак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре