Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда бер миллиардка кадәр кеше грипп белән авырый, ә якынча 500 мең кеше аның өзлегүләреннән үлә. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе искәртә. Грипп кискен респиратор вируслы инфекцияләргә керә, әмма башка ОРВИлардан аермалы буларак, тормыш өчен куркыныч өзлегүләргә китерергә мөмкин.
Ведомство гриппның иң куркыныч биш өзлегүен атаган.
Беренче урында – кискен сулыш алу җитешсезлеге белән узучы үпкә ялкынсынуы (пневмония). Аны дәвалауга карамастан, үлем очраклары 40 процентка җитәргә мөмкин.
Икенче куркыныч өзлегү – кискен респиратор дистресс-синдром. Бу очракта үпкәләрнең саклагыч функциясе бозыла һәм сулыш алу җитешсезлеге барлыкка килә.
Баш мие шешү һәм геморрагик энцефалит та аеруча куркыныч. Алар көзән җыеруга, аң бозылуга китерә һәм еш кына үлем белән тәмамлана.
Исемлеккә шулай ук миокардит һәм перикардит – йөрәк мускулы һәм йөрәкне тыштан каплап торган тышчаның ялкынсынуы, шулай ук отит кергән. Соңгысы ишетү сәләтен тулысынча югалтуга китерергә мөмкин.
Өзлегүләр кайчак инфекциядән соң берникадәр вакыт үткәч, кеше авыру турында оныткач та барлыкка килә. Бер яшькә кадәрге балалар, 60 яшьтән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләр аеруча куркыныч төркемгә керә.
Грипптан саклануның иң ышанычлы чарасы – вакцинация. Роспотребнадзор прививканы ноябрь ахырына кадәр ясатырга киңәш итә.
Инфекция билгеләре булганда, табиблар беренче 48 сәгать эчендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз белдегең белән дәваланмаска киңәш итә. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, грипптан үлү очракларының сәбәбе еш кына табибка соң мөрәҗәгать итү, дәваланудан яки прививкадан баш тарту белән бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез