Хатын өч ирен дә бер фатирда үтергән

Түбән Новгородта бергә яши торган ирен үтерүдә шикләнелгән хатынны кулга алганнар. Хатынның өченче ирен үтерүдә гаепләнүе хакында «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Коточкыч хәл Витебск урамындагы фатирларның берсендә 22 июль көнне була. Анда 62 яшьлек ирнең туган көнен бәйрәм итәләр. Кәеф-сафа корып утырганнан соң кунаклар таралышкан. Ир кеше 50 яшьлек хатынын күрше иргә көнләп, алар арасында низаг чыккан. Низаг вакытында хатын ирен үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Хатын моңа кадәр дә шушы ук фатирда ике ирен үтергән булган. Хәзер аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.


Фикер өстәү