Диния Нәзарәтенең “Яшь килен” курслары башлана

2022 елның 4 октябрендә Диния Нәзарәтенең мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган проектларның берсе –  «Яшь килен” курслары 7 тапкыр үз эшен башлап җибәрә. Бу хакта Нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киленнәр мәктәбе 17 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, киядә булмаган, кияүдәге һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен ошетырыла. Дәресләр Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм дин галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.

Кияүдә булмаган, кияүдәге һәм ярәшелгән мөслимәләрне академик белемнәргә ия, танылган остазлар һәм шәехләрдән никахта ир-хатынның бурычлары һәм хокуклары, мәһер, никахлашу өчен хәерле ир сайлау, яшь гаиләдә проблемалар, балалар тәрбияләү, никахта җенси мөнәсәбәтләр һ.б. турында тәфсилле лекцияләр көтә. Кызлар никах, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында хакыйкый гыйлемнәр алачак һәм үзләренә ир сайлаганда төптән уйланган карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк.

“Яшь килен” курсларында катнашу өчен, 2022 елның 26 сентябренә кадәр https://muslimmol.com/yashkilen/registration сылтамасы буенча яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратаып теркәлү узарга кирәк.

Оештыручылар катнашу өчен җибәрелгән гаризаны аңлатмыйча кире кагарга хокуклы.


Фикер өстәү