«Яшь килен» курсларына язылучыларны 10 кызыклы очрашу көтә

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында иң популяр һәм мөһим проектларның берсе булган «Яшь килен» проектының яңа сезонын башлап җибәрә. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

Курсларда катнашучыларны 10 очрашу — танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә.

Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде.

Курслар 22 октябрьдә башланачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18 (эш көннәрендә 09:00–дән 17:00–гә кадәр).


Фикер өстәү