Татарстанда коронавирустан прививканы борынга ясый башлыйлар

Коронавирус белән авыручылар саны Татарстанда көннән көн арта.  Сәламәтлек саклау министрлыгы прививканы вакытында ясатырга кирәклеге турында чираттагы тапкыр искәртә.

Киләсе атнадан Татарстанда «Спутник V» прививкасын интраназаль рәвештә (борынга) ясатырга мөмкин булачак. Препаратны борынга салу өчен шприцка кидертелә торган махсус атомайзерлар сатып алганнар.

Вакцина ике өлештән тора, аны өч атна аралыгы белән ике тапкыр борынга салалар. Табиблар фикеренчә, назаль вакцина ревакцинация өчен уңайлы. Әлеге вакцинаның өстенлеге шунда: аны психологик яктан кадатуга караганда җиңелрәк кичерәләр. Мондый прививка борын һәм йоткылык куышлыгында инфекцияләргә киртә булырлык иммунитет булдыра. Хәзер, көз җиткәч, саклану турында кайгыртырга киңәш итә табиблар.

 


Фикер өстәү