Өлкәннәрнең «Спутник V» прививкасын яшьләргә караганда җиңелрәк кичерүе ачыкланган

Татарстанда коронавирустан вакцина ясаткан кешеләр саны 50 меңнән артып китте. Икенче дозаны алганнар – 10 мең кеше чамасы. Билгеле булганча, Татарстан Президенты республикада 1,5 млн кешегә вакцина ясату максаты куйды.

«Безнең вакцина – иң уңышлысы һәм нәтиҗәлесе. Бу хакта белгечләр әйтә. Вакцина ясату аркасында ниндидер проблема, тайпылыш килеп чыкмады. Безнең сәламәтлек саклау системасында андый очраклар булмады», – диде Президент Чаллы шәһәр советы утырышында.

Белгечләр бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булырга куша. Алар коронавирусны авыррак кичерә, шуңа күрә вакцина ясату мөһим дә инде. Җитмәсә, өлкәннәр «Спутник V» прививкасын 25–40 яшьлек кешеләргә караганда җиңелрәк кичерә икән. Монысын туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева әйтте. Белгеч коронавирусның кемнәр өчен аеруча куркыныч икәнен дә искәртте. Болар – өлкән яшьтәге кешеләр, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, яман шеш авырулары булган, әгъзалар күчереп утырткан, диабеттан, артык авырлыктан интегүчеләр. Аларга аеруча сак булырга киңәш ителә.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте дә вакцина мәсьәләсендә махсус белдерү белән чыкты. Нәзарәттән хәбәр итүләренчә, алар эпидемияләр чорында халыкка вакцина ясау мәсьәләсен шәригать ягыннан, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшү буенча бөтенроссия тәҗрибәсен өйрәнгән. Алынган мәгълүматлардан чыгып, Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны да коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллануның рөхсәт ителүе турында җиткерә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, прививканың составы нинди булуга карамастан, эпидемия шартларында гомерне саклау максатында мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин. Шул ук вакытта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселманнарга, вакцина ясату турында карар кабул итү өчен, вирусологларга, иммунологларга һәм йогышлы авырулар белән көрәшү мәсьәләләрендә һәм алымнарында вәкаләте булган башка медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә һәм аларның тәкъдимнәренә колак салырга киңәш итә.


Фикер өстәү