Эльмира Зарипова Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әбиләр һәм бабайларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

«Көз көне илебездә гаилә кыйммәтләрен сакларга һәм ныгытырга юнәлдерелгән матур бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Әтиләр көне һәм Әниләр көне белән беррәттән, Халыкара өлкәннәр көне дә бар – бу көнне без «көмеш» яшьтәге кешеләрне хөрмәтлибез.

1 октябрь, Әбиләр һәм бабайлар көне, – йөрәгебезгә кадерле кешеләргә зирәклекләре, мәхәббәтләре, җылылыклары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерү өчен бик яхшы сәбәп. Бу өлкән буын вәкилләрен бәйрәмнәре белән котлау һәм аларга иң мөһимен – игътибар бирү өчен менә дигән мөмкинлек.

Бүген Татарстан Республикасында пенсия чиген узган 927 меңнән артык кеше яши. Республикада, гомумән Россия буенча кебек үк, өлкән яшьтәге кешеләрнең проблемаларына һәм ихтыяҗларына зур игътибар бирелә. Өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген саклауга, аларның гомер сыйфатын һәм озынлыгын арттыруга, ялларын һәм тулы тормышларын оештыруга юнәлдерелгән күп кенә мәсьәләләр республиканың социаль тармагы тарафыннан уңышлы хәл ителә.

Татарстан «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Республиканың барлык муниципаль районнарында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы уңышлы гамәлгә кертелде, авыр хәлдә булган өлкән яшьтәге кешеләрнең мөмкин кадәр озаграк өй шартларында яшәүләре өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирүче стационарны алмаштыручы технологияләр гамәлгә ашырыла.

Диспансерлаштыру һәм скрининг үткәрү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына китерү хезмәте өчен без бик күп яхшы сүзләр ишетәбез. Әби-бабайларыбыз чараларда сөенеп катнашалар, тармак хезмәткәрләренә игътибарлы һәм сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәләр. Быел «Өлкән буын» проекты чаралары белән 58 меңнән артык өлкән яшьтәге авыл кешесен колачлау планлаштырыла.

Ел саен социаль ярдәм һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы камилләшә бара. Без өлкәннәрнең бер генә категориясе дә дәүләт игътибарыннан һәм кайгыртуыннан мәхрүм калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Кемдер өй шартларында социаль хезмәткәр ярдәмен ала, ә үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучылар республика интернат-йортларында яши.

«Көмеш» яшьтәге кешеләргә өй табарга, гаилә учагы җылысын тоеп яшәргә «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты ярдәм итә. Бүгенге көндә Татарстанда 32 гаилә булдырылган, алар үзләренең ышанычлы канаты астына 33 өлкән кешене алган.

Шунысы куанычлы: безнең әби-бабайларыбыз, яшьләренә карамастан, тән һәм рух күтәренкелеген саклыйлар. Өлкән буын гражданнарының мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыру максатларында Татарстанда төрле фестивальләр, спартакиадалар, турнирлар үткәрелә, пенсионерлар компьютер грамоталылыгына актив өйрәнәләр.

Эшен дәвам итүчеләр һәм хәтта яңа һөнәрләр үзләштерүчеләр дә шактый. «Демография» милли проекты кысаларында 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләр бушлай һөнәри белем ала ала. 2022 елда өстәмә һөнәри белемне 1 749 кеше алды.

Кадерле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Әбиләр һәм бабайлар көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, шатлыклы вакыйгалар һәм актив озын гомер телим.

Балаларны, онык-оныкчыкларны, яшьләрне өлкәннәргә игътибарлы булырга, аларга кайгыртучанлык күрсәтергә чакырам. Бу искиткеч бәйрәм гаиләләрегездә бергә вакыт үткәрү традицияләренә нигез салсын, бу якшәмбе көнен әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз белән үткәрсәгез иде. Һәр йортка тынычлык һәм игелек телим”, – диелә котлауда.


Фикер өстәү