Эльмира Зарипова: “Конституциягә төзәтмәләр кертү эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттырачак”

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова: “Конституциягә төзәтмәләр кертү эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттырачак”

Конституциягә тәкъдим ителүче төзәтмәләр ил өчен, халык өчен файдалы булудан тыш, суверенитетны, традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдереләчәк. Яшәешнең төп нигезе шулар бит, – ди Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Халык өчен каралган социаль гарантияләр тагын да артачак һәм тәгаенләштереләчәк. Дәүләтнең социаль ныклыгы шуннан беленә инде.

Министр ассызыклаганча, Конституция нормалары нигезендә, кешедә хезмәткә хөрмәт уяту һәм кирәк булганда хезмәт кешесен яклау бурычы тора. Төп закон шундый нормаларны колачлый. Төзәтмәләр кертү эш бирүче оешма җитәкчеләренең җаваплылыгын тагын да арттырачак. Бу бик кирәк иде.

– Бүген шактый гына проблемалар эшчегә вакытында хезмәт хакы түләмәү яки аз түләү аркасында килеп чыга, – ди Эльмира Зарипова. – Ул мәсьәләләр социаль партнерлык буенча чишелеш таба. Социаль партнерлык дигәндә, эш бирүчеләр, хезмәткәрләр һәм профсоюз оешмасы күздә тотыла.  Конституциядәге төзәтмәләрдә дә ул чагылыш табачак.


Фикер өстәү