Социаль хезмәткәрләрнең гаиләләренә планшетлар тапшырылды

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе «Твори добро» хәйрия акциясенең («Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге белән берлектә тормышка ашырыла) икенче этабы кысасында социаль хезмәткәрләрнең гаиләләренә планшетлар тапшырды.

Акциянең беренче этабында бүләкләр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләре гаиләләренә тапшырылган иде.

Татарстанда барлыгы 200 меңнән артыграк кешегә социаль ярдәм күрсәтүче 10 меңгә якын белгеч эшли. Респуб­ликада барлыгы 1,5 миллион чамасы кеше социаль ярдәм ала. «Әлеге саннарның нисбәте уйланырга мәҗбүр итә. Аз санда булуларына карамастан, алар нинди зур һәм мөһим эшләр башкара! Социаль хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ялгызлар һәм ярдәмчесезләр саны кими, эчкерсез бәхет хисләре тулы күзләр, шатлыклы-елмаюлы йөзләр арта», – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Проектның икенче этабы кысасында Дәүләт Советы депутатлары үзләренең сайлау округларында 14 шундый гаиләгә гаджетлар бүләк итәчәк.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләп үстерүче 4,6 меңнән артыг­рак гаилә «Твори добро» проекты кысасында «Мәрхәмәт» берләшмәсе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге ярдәмендә компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. Ә инде проектның өченче этабында биш һәм аннан күбрәк бала, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстерүче укытучылар гаиләләренә планшетлар
тапшырылачак.

 

 


Фикер өстәү