Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләр «йомшарды»: битлек-пирчәткәне кайда кияргә һәм кайда кимәскә?

Битлек-пирчәткәне кимәскә рөхсәт. Тик барлык урыннарда да түгел. Чит төбәкләрдән килүчеләргә белешмә алырга кирәкми. Гыйбадәтханәләр һәм башка күп кенә биналар ачылды. Татарстандагы коронавируска бәйле чикләүләргә карата кертелгән үзгәрешләр турында искә төшерәбез.

Урамда кимибез

8 июньнән Татарстанда битлекләрне урамда мәҗбүри кию таләбе гамәлдән чыгарылды. Шәхси саклану чараларын – битлек һәм пирчәткәне – элеккечә кибетләрдә, транспортта, таксида, гыйбадәт кылу, хезмәт күрсәтү урыннарында кияргә кирәк.

Шулай ук 8 июньнән ваклап сату объектларының эш режимы буенча элек кертелгән чикләү гамәлдән чыгарыла. Алар хәзер тәүлек буе эшли ала.

11 июньнән җәмәгать туклануы урыннарында – кафе һәм рестораннарда җәйге верандалар эшли башлаячак. Бу биналар өстәлләрне 1,5 метр дистанцияне үтәп урнаш­тыру шарты белән кешеләрне кабул итәчәк. Хезмәт күрсәтү урыны су белән тәэмин ителгән һәм канализациянең үзәкләштерелгән системаларына тоташтырылган булырга тиеш.

15 июньнән күпфункцияле үзәк офисларында халыкны кабул итү режимы да үзгәреш кичерәчәк. Монда килү өчен алдан язылу кирәк булмаячак. Тик социаль дистанцияне үтәү таләбе кала – һәр кешегә, шул исәптән хезмәткәрләрне дә кертеп, бина мәйданының 4 кв мет­рыннан да ким булмаган өлеше туры килергә тиеш.

Документ нигезендә, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенә алдан хәбәр иткән очракта, 8 июньнән рес­публика шифаханәләре кешеләрне кабул итә һәм урнаш­тыра башларга мөмкин. Балалар шифаханә-са­вык­­ты­ру лагерьлары искәрмә булып тора: алар санитар-эпидемио­логик вазгыять яхшырганчы ябык кала.

Рәхим итегез!

«5 июньнән Россия гражданнары Татарстанга өстәмә белешмәләрсез (COVID юклыгын раслаучы һ.б.) килә ала. Һәркемне кунакка көтәбез!» – дип язып куйган иде социаль челтәрдә Татарстанның Туризм буенча комитет башлыгы Сергей Иванов. Бу, Министрлар Кабинетының яңа карары нигезендә, Татарстанга килүчеләр өчен ике атналык үзизоляция режимы гамәлдән чыкты дигәнне аңлата. Документ 10 нчы пунктка бәйле үзгәрешне күздә тота. Анда башка төбәктән килүчеләргә һәм аларның туганнарына ике атналык мәҗбүри үзизоляция режимы каралган иде. Чит илдән кайтучыларга исә 14 көнлек обсерваторга урнашу мәҗбүри.

Үз намазлыгың белән кил

Дин тотучыларга гыйбадәтханәләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәбез. Кешеләрне бары тик үз намазлыклары һәм битлек-пирчәткә булган очракта гына кертәләр. Гыйбадәт кылучылар арасында 1,5 метр аралык сакланырга һәм бүлмәдәге 4 кв метр мәйдан бер кеше өчен генә файдаланылырга тиеш.

 

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү