Татарстанда әти-әнисе күз алдында бер яшьлек сабый тәрәзәдән егылган

Түбән Каманың Сөембикә урамындагы йортның бишенче кат тәрәзәсеннән бер яшьлек бала егылган. Сабый әти-әнисе белән аш бүлмәсендә булган.

Тәрәзә төбендә утырган бала янында бу минутта әтисе торган. Бер мизгелдә сабый москит сеткасына таянган да аска очкан.

Табиблар баланың хәлен уртача авырлыкта дип бәяли, ул аңында һәм хәзерге вакытта реанимациядә ята.

Сабыйны саклап кала алмаган әти кеше гаебен таныган һәм бик үкенгән. Ә егылган баланың әнисе икенчегә көмәнле икән.


Фикер өстәү