Эльмира Зарипова татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова газетабыз аша котлау юллады.

— Гаилә иминлеге дәүләт үсешенең төп күрсәткече булып тора, шуңа күрә без гаилә институтын ныгыту һәм әти-әниләргә һәм балаларга ярдәм итү өчен бөтен көчебезне куябыз. Дәүләт тарафыннан күп балалы гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтелә. Бүген Татарстан Республикасында өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 40 472 гаилә яши, – диелә котлауда. – Дәүләт тарафыннан кабул ителгән, моңа кадәр күрелмәгән социаль ярдәм чаралары күп кенә гражданнар өчен әйтеп бетергесез ярдәм булды. Әйтик, 2020 елда Татарстанда яшәүче 766 мең балага барлыгы 18 млрд сум күләмендә пандемия чорында балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен бер тапкыр бирелә торган акча түләнде. Республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 14 273 гаиләгә кирәкле социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтелде. Федераль чаралардан тыш, республика өстәмә социаль ярдәм дә күрсәтелә. Кадерле татарстанлылар! Халыкара гаилә көнендә һәрберегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм шатлык телим. Гаиләләрегездә бәхет һәм тынычлык хөкем сөрсен!


Фикер өстәү