Эльмира Зарипова татарстанлыларны Әтиләр көне белән котлады

Әтиләр көне уңаеннан министр Эльмира Зарипованың мөрәҗәгате

Икенче ел рәттән октябрьнең өченче якшәмбесендә без зур әһәмияткә ия булган гаилә бәйрәмен – Әтиләр көнен бәйрәм итәбез. Бу бәйрәм бала тормышында ата-ананың әһәмиятен арттыра, гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыта.

Илебезнең лаеклы кешеләрен һәм гражданнарын тәрбияләүдә әтиләрнең роле бик зур. Әтидән бала намус, туган илгә мәхәббәт, батырлык һәм тәрбия үрнәген күрә. Шуңа күрә балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, күп гасырлык гаилә традицияләрен һәм модельләрен хөрмәт итү, гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату бик мөһим.

Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә аерым игътибар бирелә, төрле социаль әһәмиятле чаралар үткәрелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Әтиләр Союзы» региональ иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Бу юнәлештә уртак эш җәмгыятьтә гаилә абруен күтәрү, гаилә элемтәләрен ныгыту, өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне камилләштерү, ятимлек проблемалары белән бәйле проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Кадерле татарстанлылар! Барыгызны да Әтиләр көне белән котлыйм. Ярдәмегез, ышанычлылыгыз, мәхәббәтегез һәм кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова


Фикер өстәү