Кукмара районы башлыгы киңәшчесе: «Балалы гаиләләргә ярдәм итүне ил нигезен ныгыту буларак кабул иттем»

Россиядә социаль юнәлешкә алга таба да зур игътибар биреләчәк. Ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы да шуны раслый. Россиядә дәүләт тарафыннан аерым игътибар таләп итүче гаиләләргә моңа кадәр дә социаль гарантияләр бирү системасы булдырылган иде. Халыкны яклауны Президент дәүләтнең төп бурычы дип атады.

Гаиләләргә ярдәм күрсәтү алга таба да дәвам итәчәк, шул исәптән «балалар бюджеты»н арттыру хисабына да. Минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә – 18,5 процентка арттыру турында әйтелде. Төбәкләр, шәһәр һәм районнар халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен яңа мөмкинлекләргә ия булачак. Яшьләргә игътибар артачак.
Кукмара районы башлыгының киңәшчесе Равия Кәримуллина балалы гаиләләргә ярдәм итүне ил нигезен ныгыту дип бәяли.

– Бүгенге һәм киләчәк сәясәткә, икътисадка бөтен яклап зур бәя бирелгән, максатны ачып салган һәм бик зур бурычлар куйган Юллама булды. Билгеле, иң беренче чиратта, халыкның яшәү шартлары «кызыл сызык» булып үтте. МРОТ күләменә карата әйтелгән сүзләргә зур мәгънә салынды, чөнки гаиләләрнең керемнәре, халыкның яшәү сыйфаты шуңа бәйле. Шәхсән мин Юлламаны бик дулкынланып тыңладым. Безнең өчен һәр кеше – байлык. Районда туган һәр сабыйны шулай дип каршы алабыз. Балалы гаиләләргә ярдәм итүне ил нигезен ныгыту буларак кабул иттем.

Россиядә социаль юнәлешкә алга таба да зур игътибар биреләчәк. Ил Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы да шуны раслый. Россиядә дәүләт тарафыннан аерым игътибар таләп итүче гаиләләргә моңа кадәр дә социаль гарантияләр күрсәтү системасы булдырылган иде. Халыкны яклауны Президент дәүләтнең төп бурычы дип атады. Гаиләләргә ярдәм күрсәтү, шул исәптән, «балалар бюджеты»н арттыру хисабына алга таба да дәвам итәчәк. Минималь хезмәт хакы күләмен моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә – 18,5 процентка арттыру турында әйтелде. Төбәкләр, шәһәр һәм районнар халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен яңа мөмкинлекләргә ия булачак. Яшьләргә игътибар артачак.


Фикер өстәү