Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2022 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2022 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул узган 2022 елның тотрыксыз икътисадый хәл шартларында узуын искәртте. Россия Федерациясе Президенты һәм ил Хөкүмәте икътисадны яклау, шул исәптән эшкуарларга ярдәм итү буенча чаралар комплексын кабул итте.

Федераль үзәк һәм республика дәүләт хакимияте органнарының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан тулаем төбәк продукты күләмен, сәнәгый җитештерү индексын (2021 ел дәрәҗәсенә карата 106,6%) һәм башка икътисадый күрсәткечләрне арттыруга иреште.

«Һичшиксез, агымдагы шартларда иң мөһим бурычларның берсе — уңай эшлекле, инвестицион климат формалаштыру. Бу эштә суд хакимияте аерым роль уйный», — дип билгеләп үтте Рәис.

«Алдан билгеле булган суд практикасы хуҗалык итүче субъектларга үз эшчәнлекләрен озак вакытка планлаштырырга, бизнес үсешенә акча салырга мөмкинлек бирә. Сезнең ярдәм белән эшкуарларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ышанычлы сак астында, — диде Рөстәм Миңнеханов, ТР Арбитраж суды хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. — Ышанам ки, республика Арбитраж судының профессиональ коллективы, элеккечә үк, үз бурычларын уңышлы үтәячәк».

Ул ассызыклаганча, яңа чынбарлыкта финанслауны таләп итә торган чыгымнарның өстәмә юнәлешләре барлыкка килә. Бу уңайдан, салым бурычларының сизелерлек артуы зур борчылу тудыра. 2023 елның 1 гыйнварына ул 15,3 млрд. сум тәшкил иткән. 2022 елның гыйнварына үсеш — 6,72 млрд. сум.

Барлык оешмалар да бу өлештә үз вазыйфаларын намус белән башкармыйлар. Салым түләүләре бюджетка вакытында кергәндә генә гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне тиешенчә үтәү һәм дәүләт программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру мөмкин.

Салым бурычын түләүдә судларга мөһим роль бирелә. Гражданнарның банкротлыкка чыгуы турында гаризалар саны артуын дәвам итә — бу тискәре тенденциягә әверелде. Гражданнар да, юридик затлар да банкротлык институты намуссыз бурычлы кешеләр өчен җаваплылыктан качу өчен лазейка булырга тиеш түгел. Бу өлкәдә хокуклардан явызларча файдаланырга ярамый.

Рөстәм Миңнеханов суд карарларын үтәү мәсьәләсенә аерым тукталды. Законлы һәм нигезле суд актларын кабул итү аларны тайпылышсыз һәм сыйфатлы башкару белән тәэмин ителергә тиеш. Бозылган хокуклар суд карарын тиешенчә үтәгәндә генә торгызылачак. Бу эштә суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча нотык белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Максим Боровков чыгыш ясады. Аерым алганда, ул 2020 елда шундый 3828 гариза керүен хәбәр итте. 2032 эш каралган. 2021 елда гаризалар 5726 булган, аларның күбесе (4178) каралган. 2022 елда янә үсеш теркәлгән: 8558 гариза алынган, шулар нигезендә 5646 эш кузгатылган. Максим Боровков билгеләп үткәнчә, гражданнарның банкротлыгы турындагы гаризаларның үсеше якынча 49% тәшкил иткән. Тикшерелгән эшләр саны 35%ка арткан.

2022 елда юридик затларның банкротлыгы кире картинаны күрсәтте. 2021 ел белән чагыштырганда мондый гаризалар саны 55 процентка кимегән. Банкротлыгы узган елда башланып киткән иң эре предприятиеләрдән «Гемонт» ҖЧҖ, «Татфлот» АҖ, «Бердәм саклык үзәге» кредит-саклык кооперативы һәм башкалар билгеләнде.

Узган ел ТР Арбитраж суды тарафыннан каралган эшләрнең гомуми саны 87742 тәшкил иткән. Бу күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда 12,6 ка артыграк. Банкротлык турындагы эшләр һәм алар кысаларында аерым бәхәсләр төп массаны тәшкил итә — 64%.

Чара алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.


Фикер өстәү