Татарстанның Экология һәм табигать ресурсы министрлыгы белгечләре Кабан күлендәге бозны тишеп, балыкларга кислород керткән

Татарстанның Экология һәм табигать ресурсы министрлыгы белгечләре Кабан күленә чыкты. Алар сулыкны тишеп, балыкларга сулар өчен кислород кертте.

– Без мондый чараны ел саен үткәрәбез. Кышкы чорда, боз капламы аркасында суда кислород күләме кими. Ә ул балыкларга да бик кирәк, – ди Экология министрлыгы инспекторы Элиза Кашапова. – Моның өчен бәкеләргә тишек ясарга кирәк. Бу эшләр акмый торган суда, боз калынлыгы 10 сантиметрдан артып киткәндә булганда башкарыла.

Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, күлдәге боз калынлыгы якынча 70 сантиметрга җитә. Билгеле, мондый шартларда балыкларга кислород җитми дә җитми инде.

Лаборатория белгечләре күлне тикшергәннән соң, кислород дәрәҗәсенең түбән икәнен ачыклаган. Ул тиешле 4-6 мг/ДМ дан 1,95-2,3 мг/ДМга калган. Белгечләр Кабан күлендә 50 дән артык урында тишек ясап калдырганнар.Алар һәр тишекне коры камыш, ботак һәм үлән белән каплап калдырган. Баксаң, камыш сабаклары суны туңудан саклый икән.


Фикер өстәү