Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшәүчеләрдән мөрәҗәгатьләр кабул итте

Авыл күлен чистарту, бистә юлын төзекләндерү, урамнарны яктырту. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинга Партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә шундый мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Лаеш районыннан Татьяна Гусева телефон аша Каеп авылындагы күлне чистарту һәм төзекләндерү буенча ярдәм сорады. Аның әйтүенчә, авыл халкы район хакимиятенә бу хакта мөрәҗәгать иткән, әмма мәсьәлә хәл ителмичә калган. Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, күлне төзекләндерү мәсьәләсе, “Бердәм Россия”нең Халык программасы кысасында, сайлаучылар наказлары исемлегенә кертелгән. “Күлне кадастр учетына кую эшләре төгәлләнгән. Хәзер аны су объектлары исемлегенә кертү эшләре башкарыла. Соңыннан, күлне чистартуга акча юнәтү өчен, проект-смета документларын эшләү, дәүләт экспертизасы алу күздә тотыла”, – дип аңлатты парламент башлыгы.
Әлмәттә яшәүче Тимур Алимовны исә бистә юлын төзекләндерү мәсьәләсе борчый. Аның әйтүенчә, 100ләп гаилә яшәгән бистәдә урамнар да яктыртылмаган, үзәктән су белән тәэмин итү дә каралмаган, тротуарлар да юк. Фәрит Мөхәммәтшин, бу мәсьәлә буенча шәһәр хакимияте белән сөйләшеп, бистәне төзекләндерү эшләре планына кертү мөмкинлеген карарга кирәклеген әйтте.
Ә менә Роспотребнадзорның “Татарстан Республикасына Гигиена һәм эпидемиология үзәге” оешмасы микробиологик тикшеренүләр бүлеге мөдире, сәясәт фәннәре докторы Гөлнара Бәдамшина республика җитәкчелегенә яшь галимнәргә ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ул Россия Фәннәр академиясенә 300 ел тулуга багышланган Халыкара академик форумда катнашып, био һәм медицина технологияләре буенча “Сәламәт буын” секциясендә икенче урынны алуы турында сөйләде.


Фикер өстәү