Рөстәм Миңнеханов православие җәмәгатьчелеге форумында катнашты

Традицион кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту. Казанда узган православие җәмәгатьчелеге форумында төп сүз әнә шул хакта булды. Форумның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов форумдагы чыгышында бердәмлек һәм берләшү мәсьәләсенә тукталды.

– Әлеге чара илебез өчен авыр вакытта уза. Яңа бурычлар бездән түземлек тә, бердәмлек тә, рухи кыйммәтләрне яклауда тәвәккәллек тә сорый. Мондый шартларда республика җәмәгатьчелеге дә, православие руханилары да бердәмлек, фикерләр уртаклыгын, хезмәттәшлеккә омтылыш үрнәген күрсәтә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Быелгы форум Казан православ руханилар семинариясенең 300 еллыгына багышланган. Бу уку йорты бик танылган, ул Казан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә белгечләр әзерләгән.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, дин белгечләрен әзерләүдә традицион кыйммәтләргә таяналар. Дәүләт традицион рухи кыйммәтләрне саклау һәм үстерү өчен барлык шартларны тудырырга тырыша.

Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, традицион гаилә кыйммәтләрен, сәламәт яшәү рәвешен ныгыту, ватанпәрвәрлекне пропагандалау, радикализм һәм экстремизмга каршы тору белән бергә бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эшен бергә алып барырга кирәк. «Республика җитәкчелеге алга таба да сезнең ярдәм һәм теләктәшлеккә өметләнә», – диде ул форумда катнашучыларга.

Әлеге чара бишенче мәртәбә уза. Юбилей форумы катнашучыларына рәсми тәбрикләү хатын Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл да җибәрде.

– Россия бүген катлаулы чор кичерә, һәм без барыбыз да бердәмлек күрсәтергә тиеш. Әлеге форум Татарстан җирендә дин һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы дәвам иттерүгә булышыр, илебездә дини белем бирүне үстерүгә зур өлеш кертер дип өметләнәм, – диелә мөрәҗәгатьтә.


Фикер өстәү