Татарстанда бер ир-ат 17 яшьлек кызын елгада батырып үтергән

Татарстанда 47 яшьлек ир-ат 17 яшьлек кызын үтерүдә гаепле дип танылган. Аны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу коточкыч фаҗига быел язын бөтен республиканы тетрәндергән иде, дип яза “КП-Казань”.

Апрель аенда өлкән сыйныфта укучы кызның югалуы турында мәгълүм булган. Кызның 27 апрельдә көндезге 12ләр тирәсендә Урыссу мәктәбе бинасыннан чыгуын күргәннәр. Шуннан соң ул җир йоткандай юк булган. Аны бөтен бистә халкы эзләгән. Халыкның шикләнүе рас килгән: кызның үле гәүдәсе Ык елгасында табылган.

Тикшерүчеләр моның бәхетсезлек очрагы түгеллеген, биредә кемнеңдер кулы уйнаганлыгын бик тиз аңлап алган. Озакламый алар шикле кешенең эзенә дә төшкән. Ул баланың әтисе булып чыккан.

Судта мәгълүм булганча, 27 апрельдә ир-ат үзенең өендә 17 яшьлек кызының телефон аша кем беләндер җенси темага сөйләшүен ишетеп алган. Ул, ярсып китеп, кызына ташланган һәм аны баскычтан этеп җибәргән. Кыз башы белән килеп төшкән һәм аңын җуйган. Әтисе, кызын үлгән дип уйлап, җинаять эзен яшерү өчен, баласын елгага ташлаган. Суд-медицина экспертизасы 17 яшьлек кызның суга батып үлүен билгеләгән.

“КП-Казань” хәбәрчесенә хокук саклау органнарындагы чыганагы сөйләп үткәнчә, мәктәп укучысы озак кына вакыт дәвамында бистәдәге бер егет белән очрашып йөргән. Кыз йөккә узган. Егете булачак баладан баш тартмаган. Алар мәктәпне тәмамлагач өйләнешергә карар иткән.

Суд 47 яшьлек ир-атны 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карарын ул каты режимдагы колониядә үтиячәк.


Фикер өстәү