МЧСның Татарстандагы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасарын колониягә озатканнар

Казанның Совет районы судында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Степущенкога һәм эшмәкәр Константин Кабальновка хөкем карары чыгарганнар. Алар сиреналар урнаштыруга бәйле мошенниклык турында эш буенча гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.

Степущенко, дәгъва срогы чыгу сәбәпле, ике статья буенча җәза чарасыннан котылган. Болар вәкаләтләренә кермәгән ниндидер гамәлләр кылуга һәм эшмәкәрлек эшчәнлегенә комачаулауга кагыла. Ул, вәкаләтләреннән файдаланып, аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепле дип танылган. Моның өчен элекке җитәкче урынбасары 4,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Степущенко гомуми режимдагы колониядә “утырачак”.

Кабальнов та гаепле дип танылган булган. Ләкин ялган документлар эшләү һәм аеруча зур күләмдә мошенниклык гамәле буенча җәзадан котылып калган. Шуңа күрә ул шартлы рәвештә генә 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, МЧСның Татарстан буенча Баш идарәсе 2013-2019 елларда “Спецлаб-Казань” фирмасы белән якынча 57 миллион сумга сиреналар урнаштыру буенча дәүләт контрактлары төзегән. Техник бирем нигезендә, барлык җайланмалар Казандагы үзәк пункттан җибәрелүче бердәм хәбәр системасы рәвешендә эшләргә тиеш булган. Әмма, файдалануга тапшырылганчы, җиһазларны тикшереп-сынап карау күздә тотылган. Ләкин тикшерү уздырылмаган. Нәтиҗәдә сиреналарның өчтән бер өлеше төзексез булып чыккан. Шул сәбәпле 42 миллион сумлык зыян килгән.

Кабальнов шулай ук “Территория безопасности” фирмасының акчасын урлауда катнашкан. Аңа әлеге фирма белән ялган килешүләр төзүдә гаепләү белдерелгән булган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Степущенко һәм Кабальнов “Территория безопасности” фирмасын МЧС хезмәткәрләре бушлай күрсәткән хезмәтләр өен түләргә мәҗбүр иткән.


Фикер өстәү