Татарстан шәһәрендә XVIII гасырга караган авыл урынын тапканнар

Казанның Киров районында булачак “Экорайон” (“Серебряный бор” дип тә йөртәләр) торак комплексы территориясендә “Яңа Аракчино авылы урыны” археологик мирас объектын тапканнар. Татарстан Ядкәрләрне саклау комитеты сайтында аңа карата үткәрелгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза акты урнаштырылган, дип яза “Татар-информ”.

“Төзелеш өчен бирелгән җир кишәрлегендә “Яңа Аракчино авылы урыны” археологик мирас объекты урнашкан. Ул 2023 елда разведка-тикшерү эшләре барышында табылды. Объект турында мәгълүматлар мәдәни мирас объектларын саклаучы дәүләт органына тапшырылды”, – диелгән документта.

XVIII-XIX гасырларга караган археологик материаллар булачак торак комплекс территориясен тикшерү барышында табылган. Авыл урыны 450,5 кв. м. мәйдан били. Ядкәр Идел елгасының сул як ярындагы калкулыкта урнашкан. Яңа Аракчино бистәсеннән төньяктарак һәм Калинин бистәсеннән көнчыгыштарак ул.
“Экорайон” торак комплексының 1нче кварталы” проекты буенча төзелеш эшләре археологик мирас объектының сакланылышына яный. Шуңа күрә, бу урында төзелеш алып бару мөмкин түгел, дип танылган. Документта басым ясап әйтелгәнчә, төзелеш проектына “Яңа Аракчино авылы урыны” объектын саклауны күздә тоткан бүлек кертелергә тиеш.


Фикер өстәү