Соңгы 5 елда Татарстанның мәдәни мирас объектлары исемлегенә 180 корылма өстәлгән

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы буенча «Тарихи мирасны, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм үстерү нигезе буларак эчке туризм» дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, парламент комитетлары рәисләре урынбасарлары Ринат Гайзатуллин һәм Людмила Рыбакова, депутатлар Фәдбир Сафин һәм Александр Комисаров, Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар, музей һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов мәдәни мирас объектлары эчке туризмның төп эчтәлеген тәшкил итүен искәртте. «Матди һәм матди булмаган тарихи кыйммәтләрне саклау, аларның гражданнар өчен ачык булуын тәэмин итү хакимиятнең, фәннең һәм җәмәгатьчелекнең барлык тармакларының уртак эше булырга тиеш, – диде ул. – Татарстанда бу юнәлештә күп эшләр башкарыла, тулы күләмдә финанслана торган программалар кабул ителә һәм гамәлгә ашырыла, бизнес проектлары җәлеп ителә. Тарихи һәм мәдәни байлыкны белем бирү процессында һәм патриотик тәрбиядә, шулай ук муниципалитетлар үсешенә өстәмә импульс буларак активрак кулланырга кирәк».

Депутат Фәдбир Сафин, эчке туризмны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен санап чыгып, күренекле кешеләрнең исемнәре белән бәйле туристик маршрутларга, мәдәни байлык объектларының техник торышына игътибар итте, шулай ук архитектура һәм археология һәйкәлләрен торгызуга һәм реставрацияләүгә бюджет акчаларын һәм инвесторларны җәлеп итү зарурлыгын билгеләп үтте.

Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең башкарма органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләренчә, республика реестрында 1745 мәдәни мирас объекты исәпләнә, шул исәптән 3,5 мең яңа ачылган объект. Соңгы 5 елда реестр 180 объект белән тулыланган. Татарстанда 13 тарихи торак пункт бар, аларның икесенә федераль дәрәҗәле статус бирелгән.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, туризм тармагын законнар белән тәэмин итү турында кыскача сөйләп, республикада дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Югары Ослан туган якны өйрәнү музее директоры Людмила Спирина, Татарстан Республикасы тирә-якны планлаштыру институты бүлеге башлыгы Дарья Толовенкова, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды директоры урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Казан шәһәре туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, Республика тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды директоры урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Алла Рожкова һәм башкалар үз эшләре турында сөйләделәр.

Утырыш кысаларында хакимият органнары вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.


Фикер өстәү