Татарстанда бума ютәл белән авыручылар саны 83 тапкыр арткан

Татарстанда бума ютәлнең котырынуы күзәтелә. Быел чирләүчеләр саны узган елдагы белән чагыштырганда 83 тапкыр арткан. Түбән Камада – 9 тапкыр.

“Күп кенә ата-аналарның прививка ясатудан баш тартуына бәйле бу. Чирләүчеләрнең күпчелеге – прививкасыз балалар”, – дип сөйләп үткән табиб-педиатр, 2нче поликлиника мөдире Эльмира Хафизова “Татарстан-24” хәбәрчесенә.
Бума ютәл – бик йогышлы авыру. Һавадан төкерек тачылары аша иярә. Бер яшькә кадәрге, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм мәктәп укучыларына бигрәк тә тиз йога. Инкубация чоры өч көннән ике атнага кадәр дәвам итә. Бума ютәл гадәттәге ОРВИ кебек башлана.
Икенче атнасында авыр була башлый: бик еш йөткертә. Йөткерү 4-6айга кадәр сузылырга мөмкин. Бума ютәлнең организмда төрле өзеклекләргә китерү куркынычы бар.


Фикер өстәү