Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә сәфәре барышында “Гринвуд” бизнес-паркын барып карадыы

Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, Кытай – Россия өчен стартегик партнер.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсенә сәфәре барышында “Гринвуд” бизнес-паркында Кытай эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашкан. Биредә хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре буенча фикер алышу булган. Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, республика Россия белән Кытай арасындагы үзара хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш кертергә тырыша.

“Кызганычка, пандемия элемтәләребезне берникадәр вакытка чикләде. Әмма чикләребез ачылуга, хезмәттәшлегебезне актив төстә яңарттык. Сентябрьдә Татарстан башкаласында узган “РОСТКИ” форумы төрле юнәлешләр буенча элемтәләрне ныгытуда Россия белән Кытайның үзара кызыксынуын күрсәтте”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы пленар утырышнда катнашкан. Аның эшендә Россиянең 44 төбәгеннән һәм 14 чит илдән 350 татар эшмәкәре катнаша.


Фикер өстәү