Дәүләт Советында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында сөйләштеләр

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстандагы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Иҗтимагый палатасының “Хакимият белән әңгәмә” проекты кысаларында республика парламентында узган очрашуда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту турында фикер алыштылар.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, әлеге очрашуның Россия Федерациясендә Гаилә елы башлану алдыннан узуы аерым мәгънәгә ия. “Дәүләт башлыгы традицион гаилә кыйммәтләренең мөһим әхлакый терәк һәм уңышлы үсеш нигезе булуын күп тапкырлар әйтте. Безнең күпмилләтле халкыбыз аңында, мәдәни кодыбызда үзара аңлашу, гаилә, өлкәннәргә, туган телгә хөрмәт, тарихи хәтерне саклап калу, традицион гаилә кыйммәтләренә хөрмәт, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар саклана”, – диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, Татарстанда гаилә кыйммәтләренә аерым игътибар бирелә, моның өчен төрле чаралар уздырыла. Республикада күп балалы гаиләләр саны 10 ел эчендә 2 мәртәбә артып, 42,4 меңгә җитте. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла. Татарстанда 60тан артык социаль яклау чарасы гамәлгә ашырыла, алардан 1,2 миллионнан кеше файдалана. Бу эштә дәүләтнеке булмаган оешмалар да катнаша. Парламент башлыгы әйтүенчә, аларның өлешен арттырырга кирәк.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына республика дәүләт хакимияте органнары тарафыннан аерым игътибар бирелә. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың иҗтимагый оешмаларына бу эшкә активрак кушылырга киңәш итте.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар бергәләп хәл итәргә тиешле башка мәсьәләләр дә бар. Ул гаиләләр таркалу проблемасына игътибарны арттырырга кирәклеген әйтте. Россиядә өченче ел рәттән аерылышулар саны арта. Татарстанда вәзгыять бераз яхшырак, әмма мактанырлык түгел. Демографик вәзгыять тә катлулы. Фәрт Мөхәммәтшин фикеренчә, бу мәсьәләләрне икътисадый, сәяси чаралар белән хәл иткән мәлдә, проблеманың мәдәни-рухи, әхлакый-этик ягын да истән чыгарырга ярамый.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, РФ сенаторы Александр Терентьев, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың иҗтимагый һәм коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре катнашты.


Фикер өстәү