Елгадагы боз калынлыгын тикшерергә киткән 71 яшьлек бакчачы югалган

Кичә, 28 ноябрьдә,   20.02 сәгатьтә Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә коткару хезмәтенә 71 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр кергән. Югалган ирнең телефоны эшләмәгән. Балык тотарга киткән булу ихтималы шундук кире кагылган, чөнки туганнары бу шөгыль өчен кирәк-яракларның барысының да өендә калганлыгын әйткән.

Соңыннан ачыкланганча, югалган ир-ат, бакчасын кардан чистартырга китеп, берочтан Идел елгасында (Васильево бистәсендәге култык) боз калынлыгын тикшермәкче булган һәм юкка чыккан.

Коткаручылар, караңгыда эзләүнең мәгънәсез булуы сәбәпле, яктыргач ук, иртән-иртүк эзләргә чыгу турында карарга килгәннәр. Шулай итеп, 29 ноябрьдә иртән Яшел Үзән коткаручылары, һава “мендәре”ндәге көймәгә утырып, яр буен һәм суны тикшерү өчен бакчачыны эзләргә чыгып киткән. Берәр сәгатьтән соң алар боз убылган урынны табып, елганың Васильево тирәсендәге култыгында ярдан 30 метр ераклыкта ир-атның мәетен судан тартып чыгарган.

Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе белгечләре искә төшереп үткәнчә, бу көннәрдә бозга чыгу бик зур куркыныч белән яный. Ата-аналарга балаларына бу хакта даими аңлатып торырга кирәк. Аларны үзләрен генә сулыклар янына җибәрергә ярамый!


Фикер өстәү