Казанда “КамАЗ” кешеләрне бәрдергән: үлүчеләр бар

Казанда коточкыч юл һәлакәте булган: “КамАЗ” йөк машинасы ике кешене бәрдергән. “KazanFirst” мәгълүматлары буенча, бер кеше һәлак булган.

Агентлык авариянең видеосын урнаштырган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗигадә 35-40 яшьләр тирәсендәге хатын-кызның гомере өзелгән. Зыян күргән тагын бер хатын-кызны “Ашыгыч ярдәм” машинасында хастаханәгә озатканнар.


Фикер өстәү