Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан мәдәни мирас объектларын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә урнашкан тузекләндерелгән мәдәни мирас объектларында булды.

Рөстәм Миңнеханов өч объектны реконструкцияләү һәм реставрацияләү белән танышты, алар барысы да — федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары.

Башта ул «Дротоевский йорты»нда булды, 1Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты урнашкан (Казан шәһәре, К. Маркс ур., 56/11).

Беренче каты таш һәм  икенче каты агачтан булган ике катлы йорт архитектор Ф.И. Петонди проекты буенча 1837 елда төзелгән. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин аңлатма бирде. Республикада мәдәни мирас объектларын саклауга багышланган күргәзмә дә шунда урнашкан иде.

Икенче объект федераль әһәмияттәге мәдәни мирас ядкяре — «Чукашев йорты», ул 1908 елда төзелгән.

Хәзерге вакытта бинада Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты урнашкан (Казан шәһәре, Горький ур., 19б).

Бинаның фасады һәм беренче каты интерьеры 2014-2015 елларда административ бүлмәләр өчен торгызылган. Бу объектны торгызуның беренче чираты иде. 2015-2016 елларда «Татинвестгражданпроект» реставрациянең яңа комплекслы проектын эшләгән һәм гамәлгә ашырган (проект авторы С.А. Мамлеева). Бинада төзелеш-монтаж һәм башка реставрация эшләре, якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Рөстәм Миңнеханов караган чираттагы объект – сәнгать училищесы бинасы, 1900-1904 елларда төзелгән (хәзер- Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы бинасы) бу объект К. Маркс урамы, 70 адресы буенча урнашкан.

1 этап кысаларында реставрация үткәрелгән. Фундамент ныгытылган, ябык урыннар алмаштырылган, түбә ремонтланган, шулай ук авария хәлендәге диварлар ныгытылган. Инженерлык элемтәләре алыштырылган. Бинаның көньяк канаты тулысынча торгызылган. Белгечләр фикеренчә, бинага капиталь ремонт тәмамланырга тиеш.


Фикер өстәү